Уйлама да китәм дип
Килдеңме, дим, әйдә, бәхет,
Әйдә, түргә утыртам.
Озак көттем бит үзеңне,
”Ташлама” – дип котыртам.
Ымсындырып килдең дә ул,
Калырсың микән янда?
Моңа чаклы ерак йөрдең,
Күрендең гел ят ярда.
Сүрән кояш төсле булдың,
Бер дә тоймадым җылың.
Маңгайдан үптең дигәндә,
Читләтеп үтте тының.
Кайгы – хәсрәт баскан чакта,
Сине эзләп тилмердем.
Кочагыма бер эләксәң,
Мәңге җибәрмәс идем.
Килеп юатыр урында
Җанны телгәләп кистең.
Бәхет төялгән көймәне
Чит ярга карап иштең.
Хәзер ычкындырмам инде,
Уйлама да китәм дип.
Фәрештәдәй өмет кошым–
Бәхет кошым – ул син бит!
* * *
Дуслык көче
Ах, бу дөнья
Кинәт башка сукты...
Исәңгерәп калдым шул чакта.
Кемнәр миңа ярдәм кулы сузар,
Кем җылытыр?
Уем булды бары шул хакта.
Һушым китте,
Тын алалмый тордым...
Гаҗәпләнеп ачтым күзләрем.
Боз йомгагы кебек йомарланып,
Катты йөрәк.
Күпме булыр газап көннәрем?
Дустым кочты.
Сузды ярдәм кулын...
Син булмасаң, белмим, нишләрмен?!
Җылы керде туңган йөрәгемә,
Ут кабынды.
Сиңа, дускай, рәхмәт хисләрем.
Ах, бу дөнья!
Шулай чалып ега...
Якалап та ала кайчакта.
Янда булсын җан өрерлек дуслар!
Егылмамын,
Көч биргәндә синең кайнар куллар,
Янда булсын җан өрерлек дуслар!