Маяк
-9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
21 гыйнвар , 12:00

Табын

Тәрәзәдән таң сарысы күренүгә Фәритләрнең өендә дә гадәти хәрәкәт башланды. Хатыны Фәүзия кызын ияртеп сыер саварга чыгып йөгерде. Йөгермәслек тә түгел шул, алай-болай авыл башында көтүченең чыбыркы шартлатканы ишетелә башлаганчы, җиде баш сыерны савып өлгерергә кирәк.

Малайлары Таһир белән Заһирның да урыннары буш, - димәк дуңгызларны карыйлар,- дип уйлады Фәрит һәм канәгать елмаеп куйды. Әйе, хуҗа йортта үзе урнаштырган тәртипнең берсүзсез үтәлүенә күптән күнеккән. Бу тәртип буенча һәрбер гаилә әгъзасы үз бурычын яхшы белә һәм кушылганны җиренә җиткереп башкара. Вак кына бер эшнең дә «ул кушканча» үтәлмәвеннән хуҗаның «җене котыра-чагын» өйдәгеләр күптән үзләштергән инде. Фәрит һаман урыныннан торырга иренеп кирелеп алды. Аның әкренләп төнге йокыдан айнып килгән күңеле нәрсәгәдер кузгалып-җилкенеп куйды. Бу сәер халәтнең сәбәбен эзләп үткән көнне барларга кереште ул. Тик игътибар бирерлек бер нәрсә дә тапмыйча, үз-үзенә, колак салды. Шунда келт итеп төнлә күргән төше хәтеренә килде. Менә нәрсәгә кузгалган икән аның күңеле?! Ул бит төшендә бала чагына кайтып килде. Алар бөтен туганнары - биш сабый - бергә өстәл артында чәй эчәләр, имеш. Ә әниләре аларны кайнар коймак белән сыйлый. Мичтән бөркелгән эсседән йөзе матур булып кызарып киткән әниләре чираттагы табаны алган саен: - Ашагыз, балакайларым, ашагыз кайнар чагында, - дип аларның аркаларыннан да сөеп алырга өлгерә. Менә өй ишеге кинәт киң итеп ачылып китә һәм аннан киемнәреннән солярка исе аңкып торган әтиләре килеп керә. Тракторчы - ул, көн дә шулай иртән биштә торып фермага эшкә ашыга һәм балалар йокы туйдырып иртәнге ашка җыелганда гына кайтып керә. Гаилә табыны тагы да түгәрәкләнеп китә. Җырлап утырган җиз самавыр янында барың бергә, кайнар коймак белән чәй эчүләре шундый күңелле. Бер-берсен бүлдереп үз яңалыкларын, кызыклы хәбәрләрен сөйләгән балаларын тыңлап әтиәниләре шат елмая. Алар үзләре дә кечкенә балалары белән өлкәннәрчә исәпләшеп, шушы түгәрәк табын артында киңәштабыш кора. Түгәрәк табын! Ул түгәрәк булганда гына күңелле шул. Аның бер почмагы китек булса, бәхетле йорттан шунда ук кот китә, ямь югала... Күргән төшен ничек юрарга да белмичә торып утырды Фәрит. Үлем түшәгендә яткан әнисе - Мәрзия карчыкны хәтерләде. - Туганнарыңны ташлама, балам. Гомер буе бергә булыгыз. Шулай булса гына мин гүрләремдә тыныч ятармын, бу мәңгелеккә күчкән әниләренең соңгы сүзе - теләге булды һәм ул иң беренче чиратта олы малай Фәриткә төбәп әйтелгән иде. Баштарак әнисен дә, аның васыять итеп әйткән сүзләрен дә еш искә алды Фәрит. Тик вакыт үткән саен тормыш мәшәкатьләре бу якты образны һәм аның изге үтенечен һаман тоныкландыра барды. Әтиләре дә гүр иясе булгач, бер гаиләдә үскән биш бала, һәрберсе башлыкүзле булып, үзаллы дөнья көтә башлады. Бер атаанадан туган балаларның бер холыкта, бер уйда һәм фикердә, бер физик халәттә булулары әлегәчә дөнья йөзендә билгеле түгел. Шушы тормыш канунына ярашлы Сабирҗан белән Мәрзиянең дә биш баласы биш төрле холыкка ия булып үсте. Тик Фәриттәге кебек дөнья көтүгә, байлык ишәйтүгә хиреслек аларның берсендә дә юк иде. Фәриткә чын мәгънәсендә «байлык җене» кагылды. Хатыны Фәүзия дә байлык сөюдә иренә тулысынча иш булды. Артык чыгымнан куркып кунакка йөрмәделәр һәм үзләре дә кунак җыймадылар. Тормыш шулай алга тәгәрәде...

... Чираттагы көн дә башка бик күп көннәр кебек үзенең гадәти тәртибеннән тайпылмыйча башланып китте. Бер мичкә ачыткыны «ялт» иттергән унга якын дуңгызның ашарга даулап кычкырган әче тавышлары тынып калды. Исәпсез тоелган ишле мал-туарлар, сарыклар көтүгә куылды. Бу йорт мәшәкатьләренең кош-корт ашату, җыелган сөтне сепаратор аша үткәрү, каймак сатып кайту кебек - көн буена сузылган бихисап күп эшләрнең икенче этабы башланганчы бер тын алу иде. Гаилә әгъзалары иртәнге чәйгә җыелды. Тавыш-тынсыз гына берәр чынаяк чәй эчкәч, төнлә күргән төшеннән күңеле һаман иләс-миләс булып торган Фәрит бер карарга килеп сүз башлады: -Бу шимбәдә туганнарны җыеп алырга уйлыйм, Фәүзия, әкренләп әзерләнә тор. -Нинди бәйрәм тагын, - дип аптыраулы карашын иренә төбәде хатын. -Син нәрсә? Туганнар белән бер җыелышып сөйләшеп утырырга бәйрәм кирәкмени... -Күпме чыгым, - дип ирен бүлдереп сүз башлаган Фәүзия аның усал карашын тоеп тынып калды. Шулай да, бүләк алырга акча кызганып чакырулы туган көн мәҗлесләренә дә йөрми торган иренең кинәт кенә кунак җыярга уйлавыннан тәмам аптырады. Иртәнге чәй артындагы сүз шуның белән тәмамланды. Болай да мәшәкатьләре баштан ашкан гаилә әгъзалары кунак каршы алуга җыена башлады... Фәрит үзе дә туганнарын чакыруга ныклап әзерләнде. Җиргә мәңгелеккә килгәндәй, еллар дәвамында төзегән дөньясын тагын бер тапкыр карап чыкты. Очын-очка чак ялгап яшәгән туганнары алдында мактанып - масаеп алырга да исәбе юк түгел. Ялан кебек зур өен, каралты-курасын, андагы исәпсез малларын, заманча эшләнгән мунча-саунасын күрсәтер. Ягъни, дөньяда ничек яшәргә кирәклекне сүзсез генә аңлатыр туганнарына. Ә тимер гаражда торган соңгы модель “жигулиенең” авылда берәү икәнен бөтен авыл халкы белә. Район үзәгендәге базарга итенмаен, сөтен-каймагын сатарга да шул машина белән җилдереп кенә барып киләләр. - Әлеге дә баягы тырышлык инде, тырышлык, - дип эчтән генә үзен мактап күкрәген киереп алды ул, һәм бакчадагы алмагач төбенә барып утырды. Төнге төш тәэсиреннән һаман арынып бетәлмәгән Фәрит туганнары белән кайчан соңгы тапкыр бергә җыелып очрашуларын хәтерләргә тырышты. Тормыш юлын кирегә барлый торгач, әтиләрен мәңгелек йорт - зиратка озаткан көнгә барып төртелде. - Кара син аны, шуннан бирле очрашкан юк икән, күпме гомер үткән бит, - дип күңелсез генә нәтиҗә ясады...

...Тормыш булгач күрешми тормадылар, әлбәттә. Берчак шулай ялкыткыч озын кышны куа-куа килгән язгы көннәрнең берсендә кичләтеп кенә өйләренә энесе Шакир килеп керде. Йөзе агарып, суырылып киткән энесенең юкка килмәвен аңлады Фәрит һәм - Нәрсә булды?- дигән сораулы карашын төбәде. -Абый, кичә Уфадан кайттым. Хатын - Зарима киленегез нык чирләп китте бит. Шафиева урамындагы больницага салдылар. Хәле бик серьезна диләр... Сүзнең кая таба барганын аңлаган Фәрит: - Нишлим инде, мин врач түгел бит, - дип җавап кайтарды. Абыйсының салкын җавабыннан Шакир бер мәлгә югалып калды.- Аңлыйм анысын... ни бит... дәвалануга акча сорыйлар. Көзгә сатасы ике үгезем бар... түләрбез. Фәритнең, әйтерсең, җавабы алдан ятлап куелган иде, бер мизгелдә «отказ» сукты ул. - Миндә юк шул, энекәш, бер тиен дә юк, башка җирдән эзләп кара... Бар иде аңарда акча, бар иде. Тик җәй башында машина алам дип хыялланган Фәрит көзгә хәтле көтәлми иде шул. Шакир чыгып киткәч, аш-су бүлмәсеннән хатыны Фәүзиянең борчулы тавышы ишетелде: -Нишләп биреп тормадың, үлеп китсә йөзләренә ничек карарсың? -Туганыңа бурыч бирмә, туганыңа бурычка кермә, - дигән ди бер акыллы баш. Аларга бирсәң, юллап алалмассың. Миңа машина алырга акча син биреп торасыңмы, чүпрәк баш, - дип тавыш күтәрә башлаган иренә Фәүзия башка эндәшмәде.

Мөнәвис НИЗАМЕТДИНОВ, Русия һәм Башкортстан журналистлар берлеге әгъзасы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: