Зарима операцияне уңышлы кичереп, ире һәм балалары янына исән-сау әйләнеп кайтты. Фәрит шул чак энесенә акча биреп тормаганга ара-тирә үкенеп тә куйгалады. Тик, гаражына кереп елкылдап торган машинаны күрүгә аның барлык үкенечләре юып ташлагандай юкка чыга. Аннары тагы: -Тормыш бүгенге көн белән бетми, ярдәм иткән чак булыр әле, -дип үз-үзен тынычландыра иде ул. Әмма аккан судай еллар узган саен гомер йомгагының да сүтелә баруына, байлык арткан саен «нәфсе» дигән чирнең дә котыра баруына гына әһәмият биреп бетермәгән икән. Бер туганы ярдәм сораганда «өйгә почмак суктырырга агач алган» булып чыкты; икенчесе килсә, «мунчага яңа бура алуга тотынганлыгы» билгеле булды. Ә шулай да, кече туганнары баштагы мәлләрдә Фәритне төрле бәйрәм, яки билгеле датага арнап оештырылган аш-су табыннарының берсенә дә дәшми калмады. Тик «дөнья куган» Фәрит белән Фәүзия генә вакыт табып бу ихлас чакыруларга бара алмадылар. Шулай итеп еллар узды, аралар суынды. «Бай абый»ның килеп вакыт әрәм итмәячәген алдан ук белгәнгә күрә, туганнар да аларга эндәшмәс булды. Фәрит кабаттан төнге төшендә күргәннәрен барлап алды, уйлары да бер нигә карамый һаман кирегә йөгерде...
Авылда күпләргә үрнәк булган тату гаиләдә үсте алар. Әти-әниләре көне буе колхоз эшендә булып, балаларын тәрбияләргә махсус вакытлары булмаса да, аларның яшәү рәвеше үзе бер тәрбия иде. «Алма агачыннан ерак төшми» дигәндәй, балалар да аларга охшап кечелекле, кешелекле, киң күңелле һәм бер-берсенә ярдәмчел булып үстеләр, һәр хәлдә аллы-артлы гүргә кергән Сабирҗан белән Мәрзиянең бу җәһәттән күңелләре тыныч иде. Әмма тормыш күпкә катмарлырак булып чыкты. Әдәм заты чиксез диңгездәге көймә кебек. Ә диңгезнең төрле чагы була... Давыллары кайчак ялгыз көймәне генә түгел, ә олы корабларны да йомычка урынына ботарлап төпкә батыра. Юк үзен хөкем итмәде Фәрит, һаман туганнарын яши белмәүдә гаепләде. -Ялкаулыклары көчле, миннән-олы абыйларыннан үрнәк алмыйлар. Аларга лишбы бәйрәм булсын. Шуңа күрә очын-очка ялгап чак яшиләр, ә Илгиз туганыбыз бөтенләй эчкечелеккә бирелде. Аңа бүген йөз грамм аракы булса, тормышы түгәрәк, -дип күңеленнән генә инде ничәнче тапкыр туганнарын әрләп алды ул. «Олы өйгә ни кирәк, кече өйгә шул кирәк» дигән кебек, бәләкәй генә табынга да зурдан кубып әзерләнергә туры килде. Шуңа күрә бу көннәрдә Фәритләр машинасы авыл белән район үзәге арасын берничә тапкыр урады. Төнлә күргән төше тәэсирендә, еллар дәвамында канына сеңгән саранлыкны читкә куеп, Фәрит булачак табынга әйберне мул алды. Бердән, туганнары алдында мактанасы, дәрәҗәсен күрсәтәсе килү тойгысы булса, икенчедән, күңелендә балачактагы кебек түгәрәк табынга туганнарын җыю, бер сөйләшеп утыру, аларны ихлас кунак итү чаткылары да кабынып-кабынып алды...
Көндезге бетмәс мәшәкатьләрдән арып-талып йокы бүлмәсенә кереп аугач, Фәүзия иренә эндәште: -Кемнәрне чакырырга уйлыйсың? Түшәмгә карап уйга чумып яткан ире җавап бирмәгәч, кабат сүз башлады:-Мин әйтәм, әллә Илгизләрне чакырмыйкмы, димен. Эчеп-исереп табын ямен җибәрмәсләрме? -«Муж и жена одна сатана» дип, урыс юкка әйтми икән, мин дә шул турыда уйлап ята идем, - дип Фәрит торып ук утырды. Шул чак төшенә кергән түгәрәк табынны туганы Илгиздән башка күз алдына китереп карады, әмма берни дә килеп чыкмады. Аларның әти-әниләре үз гомерләрендә бала аермадылар шул. - Юк, барысын да бергә чакырабыз, бер кичкә ничек тә түзәрбез әле, - дип кире урынына яткан Фәрит тиз генә йоклап китә алмый интекте. Әйләнеп-тулганып ята торгач, хатынының йомшак җиренә төртеп алды: -Карале, табынга күпме чыгым китәр икән? Фәүзия дә йокламый булып чыкты. Шушы сорауны гына көткәндәй, исәп-хисап машинасы кебек саннар тезә башлады: -Аракыга ике мең биш йөз кырык, тегесенә җиде йөз алтмыш ике...монысы биш йөз уналты сум да, кушабыз бер йөз туксан икене, кушабыз өч йөз илле бишне, хәтереңдә калдыр, хәзер вак-төякләрен чутлыйм, - дип кызып киткән хатынын эче поша башлаган Фәрит чак туктатты. -Ярар, туганнар өчен жәл түгел, - дигән мыгырдану авазлары чыгарып, юрганын башыннан ук бөркәнеп ятты... Кунаклар чакырылган көнне Фәрит иртә таңнан сәер халәттә йөрде. Берчә, кияү куенына керергә җыенган яшь кәләш кебек дулкынланды, берчә, уйларына ияреп балачак хатирәләрен актарды. Өстәвенә, иртән көтү китеп бер сәгатьләр үтүгә, болыт баскан күк йөзеннән вак кына яңгыр сибәли башлады. Тик өйдәгеләрне һава торышы кызыксындырмый иде. Барысы да табын әзерләү белән мәшгуль, кемдер аш-су бүлмәсеннән кунаклар кабул итү залына йөгерә, кемдер кирегә. Табын әзерләү җәһәтеннән хатынының йөзне кызартмаячагын белә Фәрит. Шуңа күрә аш-су эшенә кысылмый тышка чыкты. Тагы да бер каралты-кураларны хуҗаларча күз белән җентекләп тикшерде, ихатаны әйләнде. Өй кыегы ышыгындагы утыргычка сөялеп, булачак табынны күз алдына китере...
Менә кунаклар барысы да җыелышып табын тирәли урын алыр. -Туганнар, -дияр Фәрит, юк, - Кадерле туганнарым, - дип сүз башлар. - Менә без бала чактагы кебек тагы да бер табын артына җыелдык... ...Һай ул бала чакларда! Фәрит гаиләдә олы малай булганлыктан, аны туганнары берсүзсез тыңлый. Чөнки әти(әниләр шулай өйрәткән. Бу – гасырлардан-гасырларга күчеп килгән тәрбия кануны. Авылдагы ишле гаиләдә үскән өлкән бала - ул калганнарына караучы да, тәрбияче дә, өйдәге эшләрне тигез итеп бүлүче дә. -Абыегызның сүзеннән чыкмагыз, ул кушканны үтәгез, - дип өлкәннәр колхоз эшенә чыгып йөгерә. Ә балалар кичкә кадәр өйдә үзләре генә «дөнья көтә». Биш баланың иң олысына ун яшь, ә иң кечесенә - ике... Фәрит тирән итеп көрсенеп алды: -Мин дә хәзер алтынчы дистәне кырлыйм, димәк төпчек энебез Илгиз дә бишенче дистәгә чыкты. Да- а-а, гомер мизгелләре бер генә була икән, бала чагы да, үсмерлек чоры да, кайнар яшьлеге дә, берсе дә кабатланмый икән. ...Гомерләр уза икән ул, уза да китә икән, - дип җырда да юкка гына җырланмый, күрәсең. Әдәм мәңгегә килгәндәй, дөнья артыннан «куып» шул «гомер» дигән тауның үренә менеп, инде түбән төшеп барганын да сизми кала икән. Бик күп үкенечле хаталар ясап, тормыш юлын кабат башлардай булса да инде соң, бик соң була икән...
...Билгеләнгән вакытка да, аннан соң берничә сәгать үткәч тә, чакырылган кунакларның сәламе ишетелмәде. Фәрит капка төпләрен, урамнарны әллә ничә тапкыр урап керде. Ниһаять, кояш тәмам баеп, бар тарафны җәйге зәңгәр караңгылык чорнады. Сыйдан сыгылып торган табынга утырып үзара урык-сурык кына чәй эчеп алдылар. Фәрит бер «акбаш»ны ачып фужер тутырып аракы салып эчте. Бераздан тагы кабатлады. Соңгы көннәрдә болай да тулышып торган күңеле йөрәк әрнүләре, хәмер парлары белән бергә болганып, тыелгысыз күз яшьләре булып тышка бәреп чыкты...
...Җәйге кыска төн тиз арада таңга авышты. Кыйммәтле чит ил ризыкларыннан тулган зур, әмма ятим табын артында башын өстәлгә салып йоклап киткән исерек Фәрит төш күрә. Төш идеме, әллә бик еракта - «Үткән гомер» дип аталган зәңгәр томан артында калган өн идеме? -Алар бөтен туганнары - биш бала - бергә өстәл артында чәй эчәләр, имеш. Җырлап утырган самавыр белән бер таба кайнар коймактан башка бер нәрсә дә булмаган, әмма түгәрәк табында шундый күңелле икән.
Мөнәвис НИЗАМЕТДИНОВ, Русия һәм Башкортстан журналистлар берлеге әгъзасы. Сүлте авылы.