Маяк
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
15 февраль , 10:10

Мәрмәрдәге исемнәр

Биргән антын үтәр өчен, Кереп Әфган иленә, Корбан булып сигез егет Кайтты Илеш җиренә.

Яркәйнең нәкъ үзәгендә

Тактаташлар куелды.

Батырларның исемнәре

Мәрмәрләргә уелды:

Ансаф, Кадим, Иван, Наил,

Радик, Ринат, Рәзиф, Фәрит,

Урыннары оҗмах булсын,

И, Ходаем, ярдәм ит!

Сигез яугир - сигез бөркет,

Бигрәк яшьләр үзләре.

Түшләрендә - “КызылЙолдыз”,

Тик моңсу шул күзләре.

Ул күзләргә сеңеп калган

Яудагы кан коешлар.

Анда шартлаткычтан яну,

Анда атыш, суешлар.

Бу ни гаҗәп, бу ни хәйран,

Ник өзелде гомерләр?

Кем гаепле бу хәлләргә?

Кемнәр җавап бирерләр?

Әфган явын каргый-каргый,

Җирләрне тырный – тырный,

Яшь койсалар да аналар,

Кайтмый гүрдән балалар.

И, бер Тәңрем, аналарга

Бир түземлек, сабырлык.

Юк бизмәннәр үлчәүләргә

Бу кайгыны салырлык.

Инде бүтән яу зарыннан

Күз яшьләре акмасын.

Мондый афәт, гарасаттан

Ходай үзе сакласын.

Фәнә МИНҺАҖЕВА, хезмәт ветераны. Югары Яркәй авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: