Ярату
Ярату ул - гашыйкларга хас сүз,
Тик ярату була төрлечә.
Тормыш барышы да яратудан,
Яратылган кебек минемчә.
Син гашыйксың дөнья, табигатькә,
Һәм гашыйксың эшкә, кешегә.
Әдәп җимешләрен йөртә белгән,
Адәм дигән зурга, кечегә.
Сайрар кошлар моңы җәлеп итә,
Гүя, алар белән очасың.
Бар Җиһанны гизеп, бергә-бергә,
Канатларың белән кочасың.
Син гашыйксың, җирдә үскән барлык
Меңәрләгән төсле гөлләргә.
Җил уйнаткан шаулы агачларга,
Бормаланып киткән юлларга.
Җирнең һәр бизәге кабатланмас,
Шиңмәс чәчәкләргә тиң бит ул.
Гашыйкларның күңел дәрьясыдай,
Сөю аланыдай киң бит ул.
Яратыгыз, сөең, гашыйк булың,
Аларны да татың бар тәме.
Тылсымлы нур сибеп өләшегез,
Матур итеп яшәң, гел яме..!
Язларымда гына
Гел язларда матур яктылыктан,
Гүзәллектән күзләр чагыла.
Күңел сабый чакка тартыла да
Күбекләнеп читкә ыргыла.
Иңнәремдә канат тоямын да,
Болытларга карый очамын.
Язларымда яшьлек тойгысыннан,
Бар Җиһанны шашып кочамын.
Тотынам да җилнең чәчләренә,
Озын толым булып үреләм.
Өметләрне чәчеп таратам да,
Бик бәхетле булып күренәм.
Язларымда гына тамчылардай,
Тавыш биреп килә тамасы.
Мин бит бары «кеше» исемендә,
Табигатьнең газиз баласы!
Син бүләктер, хатын-кыз!
Хатын-кыз ул, ачылмаган чәчәк,
Аңлый алган кеше аңлыйдыр.
Ул чишмәдәй көне-төне агып,
Үз асылын саклап арыйдыр.
Ул һәрвакыт ярдәм кулы суза,
Яшәү көче җиргә тарата.
Бетмәс хис һәм көч байлыгы анда,
Ул яшәүне өзелеп ярата.
Тормыш сукмагында сөрлексәң дә,
Килеп җитә – сиңа ярдәмгә.
Чиста күңел, пөхтәлеге аның,
Чәчәк булып ата яланда!
Хатын-кыз ул, ап-ак кар бөртеге,
Дөньялыкның сафтан-сафлыгы.
Көзләрендә үзгәрсә дә алар,
Эзләрендә гомер пакълеге!
Язмыш таратты безне
Язмыш җиле каян исте,
Аерып төрле якка.
Бишебезне тарткалады,
Утыртып җитез атка.
Ә кечкенә чагыбызда,
Өй тулып уйный идек.
Талымламый өс киемен,
Ни булса шуны кидек.
Иртән киткән чакта әнкәй,
Көчкә карап эш кушты.
Һәркемгә дә ул һәрвакыт,
Әздән булса да төште.
“Юк” дигән сүз әйтелмәде,
Тыңладык әнкәй сүзен.
Канәгать икәнен белдек,
Күргәндә көләч йөзен.
Замана белән үзгәрде,
Кешенең намус җебе.
Хөрмәт китте балалардан,
Бетте һәркемнең юне…
Күмәкләп җыелып уйнап,
Үскән бер утар бала.
Яңгырап колак төбендә,
Истәлек булып кала.
Әнкәемә генә бары,
Элеккечә без бала.
Уйнап үскән урамнарга –
Карап күзләрем тала.
Янымда якыннарым
Һәр кешедән якты нур бөркелә,
Чөнки җылы кояш эчендә.
Изгелекле, игелекле булып,
Мәрхәмәтле булган өчен дә.
Йөрәгеңнән чыккан кайнар сөю,
Күңелеңдә сөю уята.
Җан дәвалый, сагыш юкка чыга,
Якты хисләр сине юата.
Бәхетле көн туа һәр иртәдә,
Рәхмәтле бул туган һәр көнгә.
Күр тормышның чиксез гүзәллеген,
Нур бөркелсен синең йөзеңә.
Тормыш сынау – син сынмадың әле.
Бәхетлесең, елмай Җиһанга.
Бәхет орлыклары шыта кебек.
Син сайлаган матур тугайда.