Маяк
+11 °С
Облачно
80 лет Победы
Иҗат
31 Января 2025, 05:30

Бүген - район төзелүгә 90 ел

Бар гомерен укытучы һөнәренә багышлаган хөрмәтле педагог Фәнә Әнвәр кызы Минһаҗеваның газиз Илешебезгә багышланган иҗат җимеше.

Бүген - район төзелүгә 90 елБүген - район төзелүгә 90 ел
Бүген - район төзелүгә 90 ел

Илешемә -  90

90 яшь  - ярсып  җәелгән

Дәрьяга тиң еллар ул,

Каршы дулкыннарны кагып,

Хаклык яулап ярган юл.

 

Илеш халкы үтәр юлның

Эзләмәде җиңелен.

Сырт сынса да сер бирмәде,

Кадерен белеп җиренең.

 

Түккән тирнең һәр тамчысы

Бөртек булып шытсын дип,

Кара туфракка табынды,

Ил терәге - икмәк дип.

 

Авыр еллар аша килде

Якты уй, зур планнар.

Чынбарлыкка әверелде

Көткән татлы хыяллар.

 

Кая бакма, бер-бер артлы

Матур йортлар төзелә.

Ишек  алды һәм урамнар

Чәчәкләргә күмелә.

 

Яшәү шартыбыз яхшыра

Ут, газ, суы  -  һәр йортта.

Өстәлләр бай сый - хөрмәткә,

Яши халык барлыкта.

 

Халкыңның тырыш хезмәте

Алып менде үреңә.

Матур уйлар, татлы хыял

Канат кага түреңдә.

 

90 ел –  зур үзгәрешләр

Төяп үткән юллар ул.

Илешемә куәт биреп,

Данга күмгән еллар ул.

Фәнә МИНҺАҖЕВА, Югары Яркәй авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас