

- Без проблем. Хәл итәргә тырышырбыз. Ерактан килеп яткан юлчы кыз арыган иде булса кирәк, башын бер якка кырынайтып калган юлны йокымсырап үткәрде. Кайтып
җитүгә бар дөньяга зәп-зәңгәр кичке эңгер иңгән иде инде. Чибәрлеге, аралашудагы алчаклыгы белән үзенең күңеленә тиз арада кереп урын алган бу җылы як кызын
Айдарның бер дә югалтасы килми иде. Үз алдына уйланып барган егет ныклы бер карарга килеп, машинасын шәһәр читендә үз йорты белән яшәгән нәнәсе өенә борды.
Машина яшел төскә буялган урыс капкасы каршына килеп туктауга, кыз да кинәт уянып китте һәм тирә-ягына куркынып карап Айдарга дәште:
- Кая килдек без? Куда привез, Айдар абый?
Егет кызны тынычландырырга ашыкты:
- Курыкма, Света, мин сине бер әбигә квартирга алып килдем, на постой... Ул яхшы кеше. Сиңа монда әйбәт була. Будь как дома. Иртәгә мин эштән бушагач килермен. Алып барырмын сине Зәңгәр күлгә. Килештекме? Әйдә керик, таныштырам бабушка белән. Айдар бер кулына кызның рюкзагын тотып, икенчесе белән кыюсызланып торган кызны җитәкләп дигәндәй ихатага алып керде. Тинтерәкләп каршыларына ашыккан әбекәйгә:
- Нәнәй, менә бу миңа утырып кайткан кыз Света, аның монда туганнары да, барыр җире дә юк. Синдә бер-ике көн торсын әле, пожалуйста, аның азрак эше бар икән безнең якта,- дип дәште.- И-и-и, бик әйбәт, балакаем, әле үзеңне генә көтә идем, бер сүзем дә юк, миңа иптәш булыр, әйдәгез, әйдә керегез,- дип, әби яшьләрне ияртеп өенә табан атлады.
Тугызынчы бүлек
Хастаханәләрнең үзләренә генә хас булган бер исе бар. Бу үзенчәлекле ис башка бер җирдә дә юктыр. Еш авырып хастаханәләрдә озак яткан кеше моннан чыктымы, иң башта
чирләремнән котылдым дими, ә, бәлки:
- Уф, котылдым шушы булнис искәйләреннән,- дип, иң башта туя алмыйча рәхәтләнеп саф һава сулый. Арытаба өенә кайтып барлык киеменә, тәненә сеңгән шушы әчкелтем дару исләреннән арыну эшләрен башлый. “Ул бүлнистә яткан кешеләргә, анда еллар буе эшләгән табибларга Алла ярдәм бирсен,” дип кабатлый кабатлый киемен алыштырырга тотына, мунчасын ягып җибәрә. Тик шулай да елның бер мизгелендә хастаханәнең коридорларында, палаталарда дару исләрен дә күмеп киткән башка төрле ис бар. Бу яз аеның күңелләрне җилкендерә торган илаһи исерткеч исе тирә-як бакчалардагы, палисадниклардагы төрле җимеш агачларыннан килә. Никах туена әзерләнгән яшь кызлар кебек актан киенгән алмагачлар, шомыртлар, чия, баланнар һәм башка бик күп эреле-ваклы куаклар бар дөньяга тараткан бу хуш исләр җылы кояшка карап ачылган тәрәзәләрдән бүлмәләргә кереп тула. Шәфкать туташлары, санитаркалар сулы банкаларга утыртып куйган тәрәз төпләрендәге сирень гөлләмәләре исе бер мәлгә палатада яткан
авыруларның бар дөньясын били, үзенә күрә бер дәвалау ысулы диярсең, чирләрне оныттыра, яшәүгә дәрт бирә.
Ял көннәрендә Уфада булган баш табиб Фәйрүзә Сәлимовнаның үзен дә бүлмәгә тулган сирень исләре хыялларында булса да туган авылына алып китте. “Әни ни хәлдә
икән? Үткән ялларда мине көткәндер инде. Ә мин әнине онытып, ике көнемне Хәйдәр янында үткәрдем бит имансыз кыз.” Әйе, Фәйрүзә соңгы вакытларда ике кадерле кешесенең уртасында торып калды һәм чын чынлап нишләргә дә белми. Тегендә дә тартыла, монда да уктала. Атна яллары җитсә, Уфада - Хәйдәре, ә туган авылы Кызылъярда
әнисе көтә. Хәйдәр инде, “мин сине кабат югалтудан куркам” дип, Фәйрүзәне ай-ваена карамый ЗАГСка керергә өнди. Тик хатын, кинәт табылган үз бәхетенә һаман ышанып бетмичә, Хәйдәргә каршы килергә тырыша. Беренче тапкыр булган ресторандагы үтә дә тирән кичерешләргә дучар иткән очрашудан соң хәзер инде ике ай вакыт үтсә дә: -
Ирекле мөнәсәбәтләрдә генә йөрик әле, бер-беребезне сыныйк әлегә,- дип җавап бирү белән генә чикләнә иде. Аннан соң бит, мөнәсәбәтләрне рәсмиләштерсәң, аерым-аерым яшәүләрне дә күз алдына китереп булмый. Ярты республиканы хезмәтләндергән предприятиенең генераль директоры Хәйдәр Мансурович Зарипов киредән шофер булып авылга кайтмас бит инде. Үзенең дә өйрәнелгән эш урынын, хастаханә коллективын ташлап китүен бер ничек тә күз алдына китерә алмый Фәйрүзә.
- Мин сине эшләтмим, иркә хатын итеп өйдә генә кадерләп тотачакмын. Өй эшләрен башкарырга домработница бар,- ди Хәйдәр. Шулай дисә дә, ул Фәйрүзәнең соңгы вакытта эчендә кайнаган кичерешләрен белми шул. Хатынның әлеге тормышында, яшәешендә иң беренче урынны биләгән эше, хастаханәдәге тоткан вазифасы күңеленә шулкадәр береккән, тамыр җәйгән иде, хәтта Фәйрүзә үзенең яраткан эшеннән башка арытабангы тормышын күз алдына да китерә алмый. Уйларга тырышып караса да, аның акылы бу кадәресен кабул итми иде. Төрлечә фикер йөртеп карый ул, тик бары бер уйларының очына чыга алмый һаман. Хәйдәр турында әнисенә әйтергә ничә укталды үзе, тик ничек башлап сөйләргә генә белми әлегә. Шулай да бу атнада авылга әнисенең хәлен белергә кайтачагын искәртеп Хәйдәргә шалтыратып куйды ул. Тегесе шунда ук “директорлык” гадәте белән үзенең кире каккысыздай тоелган дәлилләрен тезә башлады:
- Фәйрүзә, бәгырем, мин сине атна буе көтәм, көтәм дә көтеп алалмыйм... Ялларда да күрешмәсәк, акылдан язармын, ахры. Шулай зиһенем таркалып, дивана булып калсам, гомер буе мине җитәкләп йөрергә риза булырсыңмы үзең?.
Фәйрүзә ул сөйләгәннәрне күз алдына китереп көлеп җибәрми чак түзә. Шулай да тавышына юрамал кырыслык чыгарып, Хәйдәрен әрләгән була үзе:
- Берничә ай элек минем кайдалыгымны да белми идең. Ә хәзер ничек сайраган буласың! Безнең Кызылъяр әрәмәлегендәге сандугач та ул хәтле булдыра алмый торгандыр әле.
Хәйдәр дә бирешми, җавабын таба:
- Соң, алып кайт мине авылыгызга, мин ул сандугач белән ярышып карармын...
- Ярар, бала-чага кебек телеңә салынма, иптәш директор, күпкә түзгәнне, азга гына түзәрсең?
-Әгәр дә түзә алмасам, гафу итәрсең, Фәйрүзә бәгырем.
- Хәйдәрнең соңгы сүзләре ишетелү белән, телефон бәйләнеше өзелеп куя.
- Уф-ф, шушы ирләрне, үз сүзен өстен калдырыр өчен телефонны булса да өзә,-дип уйлаган Фәйрүзә һич тә үпкәләми, тиз генә трубканы сала. Кабинет ишегендә чираттагы шаку ишетелә...
- Әйе, керегез! Ишеккә башын тыккан Айдар:
- Фәйрүзә Сәлимовна, төштән соң гаражга җибәрмисезме? Машинаны техник карауга әзерлисе бар.- Ярый, Айдар, әллә нинди ашыгыч эшләр юк, гаражга икән гаражга, бар, эшеңдә бул.
(Дәвамы бар).
Мөнәвис НИЗАМИ, Башкортстан Язучылар, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы.