

“Үзәк МТС” ДУАХП Илеш филиалының борчак басуында чын мәгънәсендә кызу урак өсте бара. 13 “NEW HOLLAND” комбайны, әйтерсең лә, диңгездәге кораблар - билгеле бер тизлек белән ашыкмый-кабаланмый гына борчакны суктыра. Бункерлары тулу белән чиратта торган йөк машиналары хәзер килеп җитә. Биредә «КамАЗ» автомашинасын хезмәтләндергән тәҗрибәле, җитез водительләр өлгерлек күрсәтә. Алар бер генә девиз белән эшли: “Булган уңышны әрәм-шәрәм итмичә җыеп алу”. Һәм һәр участокта хезмәт шул юнәлештә оештырылып, бүгенге көнгә 240 гектар мәйданда борчак сутырылып, гектар куәте – 32 ц.