Маяк
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
20 октябрь 2022, 16:40

Уңышлар һәм яхшы күрсәткечләр белән

Районның тотрыклы, җитештерүчәнле эшләүче хуҗалыкларның берсе  - М.Гәрәев ис. кооператив эшчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен яхшы күрсәткечләр белән каршылады.

Уңышлар һәм яхшы күрсәткечләр белән
Уңышлар һәм яхшы күрсәткечләр белән

Районның тотрыклы, җитештерүчәнле эшләүче хуҗалыкларның берсе  - М.Гәрәев ис. кооператив эшчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен яхшы күрсәткечләр белән каршылады. Бүген тәүгеләрдән булып, гәрәйлеләр хуҗалык уңганнарын хөрмәтләде, тәбрикләде. Бишкурай  авыл мәдәният йортында оештырылган бәйрәм тантанасында кооператив тарафыннан башкарылган эшләргә йомгак ясалып, алдагы бурычлар билгеләнде. Анда авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдар Нәбиев, кооператив рәисе Илгизәр Хәмидуллин, Бишкурай авыл советы авыл биләмәсе рәисе Ильвир Хәмидуллин  катнашты.

Кооператив һәр елны табыш белән төгәлли, кирәкле техника сатып ала, производство биналары ремонтлый һәм үзгәртеп кора. Барлык кыр эшләре кампанияләрен үз көчләре, үз техникалары белән башкарып чыгулары - тырышлык нәтиҗәсе. Әлбәттә, биредә җитәкченең эшне дөрес оештыруы мөһим роль уйный. Шуңа күрә терлекчелектә дә, басучылыкта да сынатмыйлар, югары күрсәткечләргә ирешеп, районның икътисадын ныгытуга үз өлешләрен кертәләр.

Тантаналы җыелыштан соң эстраданың күренекле җырчылары Фәдис Ганиевның һәм Лилия Биктимерованың концерты тәкъдим ителде.

Автор:Лира Гареева
Читайте нас: