Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
3 ноябрь 2022, 09:30

Бәйрәмнән – бүләкләр белән

Бер төркем алдынгылар мәртәбәләнде.

Бәйрәмнән – бүләкләр белән
Бәйрәмнән – бүләкләр белән

Кичә республика авыл хуҗалыгы  һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме билгеләнеп, шушы уңайдан тантаналы җыелыш үтте. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин җитәкчелегендә алдынгы хуҗалыклар, предприятиеләр, КФХ җитәкчеләре, басучылык, терлекчелек тармаклары уңганнары кертелгән делегация катнашып, зур җиңү белән кайтты. Башкортстан караваена зур өлеш кертүчеләр исемлегендә безнең район да аталып, авыл эшчәннәре хезмәтенә зур бәһа бирелде. Башкортстан Республикасы Башлыгы  Радий Хәбиров, Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Илшат Фәзрахманов, БР Хөкүмәте җитәкчесе Максим Забелин тарафыннан район алдынгылары мәртәбәләнде.  

М.Гәрәев ис. кооператив рәисе Илгизәр Хәмидуллин, “Илеш” кооперативы рәисе Рәмил Нурыев, район  авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Сергей Пискарев, Г.Гайнетдинов крестьян-фермер хуҗалыгы икътисадчысы Марат Ибрагимов, “Урожай” токымчылык заводы җәмгыяте механизаторы Инсаф Исламов, М.Гәрәев. ис. кооператив механизаторлары Марат Хәсәншин һәм Ришат Моратов, “Мир” җәмгыятенән машина белән сыер саву операторы Рәфинә Басыйрова лаеклы бүләкләргә ия булды.

Автор:Лира Гареева
Читайте нас: