Техника – басу хуҗасы, дип бер дә юкка әйтмиләр, чөнки авыл хуҗалыгы кампанияләренең вакытында башкарылуы һәм ахыргы нәтиҗәләр – уңыш аның әзерлегенә, яхшы итеп ремонтлануына, бер сүз белән әйткәндә, куәтенә бәйле. Аларны әзерләү бүгеннән тулы куәткә алып барылса гына, игенче басуларга вакытында чыга ала. Әлеге хакыйкатьне истә тотып, район хуҗалыклары мастерскойларында тракторлар, тагылма инвентарьләр, гомумән, киләсе язгы чәчүдә катнашачак техникаларны ремонтлау башланды.
Бу җәһәттән «Маяк» кооперативы эшчәннәре дә сынатмый. Алар һәр елдагыча урып-җыюны вакытында тәмамлап, уңышны югалтуларсыз җыеп алды. Биредә көзге эшләрнең иң соңгыларыннан булган җирләрне туңга сөрү кампаниясе дә тәмамланып, техника машина-трактор паркларына кайтарылды. Хуҗалык барлык төр басу эшләрен фәкать үз техникасы ярдәмендә, үз механизаторлары белән башкарып чыккан.
Әлеге вакытта төп көч техника ремонтына юнәлтелеп, Дөмәй машина-трактор паркында әлеге чара киң җәелдерелгән.