+22 °С
Болытлы
А.Рамазанов крестьян-фермер хуҗалыгы уңганнары техника ремонтын зур җаваплылык белән башкара.
Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Альберт Рамазанов җитәкчелегендәге А.Рамазанов крестьян-фермер хуҗалыгы районның агросәнәгать комплексы тормышында лаеклы урын били. Басучылыкта да, терлекчелектә дә уңай нәтиҗәләргә ирешкән хуҗалыкта эшләр һич тә тынмый. Мал кышлату белән беррәттән биредә язгы басу эшләренә әзерлекне башлап, техника ремонтына тотынганнар.