Маяк
+21 °С
Болытлы
Авыл хуҗалыгы
4 февраль 2023, 11:35

Теләк барда эш карышмый

Теләпән авылы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Альберт Рамазанов бары яхшы якка омтылыш тотып та бүгенге көндә басучылыкны, терлекчелекне үстерү буенча уңышлы эш алып бара.

Теләк барда эш карышмыйТеләк барда эш карышмый
Теләк барда эш карышмый

Үҗәтлек, хезмәт сөючәнлек һәм крестьяннарга хас зирәклек кебек сыйфатлар фермерларга эшкә булдыклы якын килеп, уңышларга ирешергә ярдәм итә. Алар кулланучыларны авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итәләр, көн саен фидакарь хезмәт башкаралар. Теләпән авылы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Альберт Рамазанов бары яхшы якка омтылыш тотып та бүгенге көндә басучылыкны, терлекчелекне үстерү буенча уңышлы эш алып бара.

Биредә терлек өчен заманча җиһазландырылган комплекс төзелгән. Ике бина да җылы, вентиляцион люклар урнаштырылган, су үткәрелгән. Савым сыерлары, яшь бозаулар, атлар асрала. Малларны үстерергә дә, терлекчеләргә дә бар уңай шартлар булдырылган. Кара-чуар нәселле маллар Свердловск өлкәсеннән кайтарылган. Малларны ясалма орлыкландыру өлкәсендә дә эш уңышлы башкарыла. 2020 елны “Урожай” токымчылык заводы җәмгыятеннән 50 баш, агымдагы елда 51 тана алганнар. Үгезләрне халыкка сатып, таналарны биредә калдырып баралар.

«Гомум терлек 400 баштан артык исәпләнә. Бүгенге көндә 125 баш сыердан аена 39 тонна сөт савып  алына. Көнгә 200 литр сөт бозауларга эчерәбез, «Илишмолоко» җәмгыятенә дә тапшырабыз. Малларны кышлатып чыгаруга азык мул хәзерләнде.  Силос, сенаж, он салып бутап бирәбез. Шәхси ветеринария врачларыбыз булмау сәбәпле, мохтаҗлык туганда район ветеринария станциясенә мөрәҗәгать итәбез. Алар инде, үз чиратында, авыруларга каршы профилактика үткәрәләр», - ди, Альберт Флүт улы.

Биредә бердәм, тату коллектив эшли. 5 савучы, 4 терлекче,  бер бозау караучы үзләренә йөкләтелгән бурычны зур җаваплык, оешканлык белән башкара. Савучылар Рита Абдуллина, Гөлчәчәк Хафизова, Гөлшат Хәбибуллина, Флорида Мөхәммәтҗанова алмашлап сава. Тырыш терлекчеләр Андрей Агафонов, Илдус Тимершәехов, Роберт Ханов,  озак еллар дәвамында ферма хуҗалыгында көч салган Вәсил Сәлимов малларны яхшы итеп тәрбияли. Яшь бозаулар үз эшенең остасы Альберт Кәрамов карамагында: җылы сөтен дә эчерә, печәнен дә сала, асларын да коры һәм чиста тота. Көндәлек тынгысыз эшләр ферма мөдире Гүзәл Сәлимова җитәкчелегендә бара.

Бары тик эшне дөрес итеп оештыру нәтиҗәсендә фермерның хезмәте дә уңышлы, авыл үсеше дә уңай якка бара. Җирлек территориясендә аягында нык басып торган хуҗалыклар күп булган саен, авылның киләчәге дә шулкадәр ышанычлырак булачак.

 

Зәлия Шәрхмуллина.

Чулпан Зарипова фотолары.

Автор:Лира Гареева
Читайте нас