

Басуларда кар катламы юкарганнан-юкара бара. Кояш көннән – көн ягымлырак елмая. Аграрийлар алдында җаваплы чор башлана. Тиздән, басуларда трактор гөрелтеләре ишетелә башлаячак, авыл эшчәннәре язгы кыр эшләренә тотыначак. Бүген аларның һәркайсы чәчү һәм җир эшкәртү техникасын әзерләү, запас частьлар, ягулык-майлау материалларын, чәчүлек орлыкларын хәстәрләү, ашлама туплау кебек мөһим эшләр белән мәшгуль.
XXII партсъезд ис. кооператив машина-трактор мастерскойларында булганнан соң, биредә механизаторларның, ремонтка җәлеп ителүчеләрнең, язгы әзерлек чараларына җаваплы карап, чәчүне түземсезлек белән көткәннәренә ышанасың. Биредә ремонт эшләре өч бригадада – Иске Нәдер, Чияле Әтәч, Ташкичү машина-трактор мастеркойларында оештырылып, һәркайсысында чәмле хезмәт кайный. Аларның һәрберсе кампаниянең мөһимлеген, кирәклеген аңлап эш итә.