

“Үзәк МТС” ДУАХП Илеш филиалы базасында район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, баш агрономнар, баш инженерлар, комплекслы бригадалар бригадирлары, КФХ башлыклары катнашлыгында язгы басу эшләрен үткәрү стратегиясен һәм тактикасын билгеләү, техниканың әзерлеген тикшерү, авыл хуҗалыгы культураларын үстерү үзенчәлекләренә багышланган агрономик конференция үтте. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафинның, "Россельхозцентр" ФДБУ филиалы җитәкчесе Айдар Хәмәтшинның, аграрийларга ярдәмгә чакырылган төрле фирмалар, берләшмәләр вәкилләренең чыгышлары тыңланды.