+21 °С
Болытлы


Игенче һәр язны дулкынланып көтеп ала. Иркен басу-кырларда җиң сызганып эшләр вакыт җитте. Киләсе елда икмәкле булу язмышы бүген хәл ителә. Яхшы уңыш алу өчен басуларны өстәмә тукландырып, язгы чәчүне мөмкин кадәр иртәрәк башлап, тизрәк башкарып чыгарга кирәклеген һәр хуҗалыкта яхшы беләләр, билгеле. Гомумән, авыл эшчәннәренең тынгысыз көннәре башланды – басуларга тракторлар керде. Һәр елдагыча, “Агыйдел” җәмгыяте уңганнары оешканлык белән басу эшләрен башлады, алар күпьеллык һәм уҗым культураларын өстәмә тукландыра, дым каплатыла.