+21 °С
Болытлы


Аграрийлар өчен озын кыш буена әзерләнгән иң җаваплы мәл – кыр эшләре башланып, алар тулы көченә керде. Бүген районыбызның кайсы хуҗалыгы гына барма, басулар техника гөрелтесенә күмелгән: күпьеллык үләннәр тырматыла, дым каплатыла, кышкы культуралар өстәмә тукландырыла.
А.Рамазанов крестьян-фермер хужалыгы игенчеләре, язгы басу эшләренә ныклы әзерлек белән килде. Хуҗалык җитәкчелеге, игенчеләре техниканы язгы кыр эшләренә әзерләүгә ел да игътибар белән карый.