

Һәрвакыттагыча “Урожай” токымчылык заводы җәмгыяте уңганнары беренчелекне бирми.
Культивацияләүдә Таһир Нуретдинов “К-744” тракторында 679 гектар җирне эшкәртүгә ирешкән.Шулай ук хуҗалыктан Вәзиф Хәйруллин “МТЗ-1221” тракторында 609 гектар җирне кәтүкләп, алдынгылар сафында.
Чит ил техникасында эшләүчеләр арасында беренчелекне, Массей Фергюсон тракторын иярләүче Динис Фазлыев яулый. Ул - 687 гектар мәйданда хезмәт куйган.
Ә инде җир куенына орлык салуда Рүзил Хәмәдияров "МТЗ-1221" тракторында 375 гектарда чәчү эшләрен башкарган.
Барлык алдынгыларны район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдар Нәбиев тәбрикләде.