+21 °С
Болытлы


М.Гәрәев ис. кооператив басуларында тракторлар гөрелтесе бу көннәрдә тәүлек әйләнәсенә дә тынмый.
М. Гәрәев ис. кооператив хезмәтчәннәре язгы чәчү кампаниясенә яхшы әзерлек белән килеп, аны ырамлы гына башлап җибәрде. Алар чын, мәгънәсендә, көнне-төнгә ялгап эшли, һәр тарафта чәмле хезмәт кайный. Монда хуҗалык идарәсенең ныклы контроле, белгечләрнең басудагыларга якын ярдәме, игенчеләрнең тырышлыгы сизелә.