+22 °С
Яңгыр


Җәй - малчылык продуктлары җитештерүнең мул һәм җаваплы чоры. Җылы кояшлы көн, яшел сусыл үләннәр савымнарны арттырырга ярдәм итә. Кышкы бәйдә асрау чорына караганда аның үзкыйммәте дә түбәнрәк килеп чыга. Бүген барлык хуҗалыкларда да җәйләүләрнең әзерлеген тикшерү буенча үзара тикшерүләр тәмамланып, маллар фермалардан җәйге лагерьларга чыгарыла башлады.
Куйбышев ис. кооперативның Түбән Череккүл сөтчелек фермасы да беренчеләрдән булып малларны җәйге лагерьларга күчерде.