+22 °С
Яңгыр


Игенченең - һәр минуты кадерле, чөнки чәчүдән башлап, урып-җыю чорына кадәр ул кырдан кайтып керми, һәр кампаниягә җаваплы караш булдыра. Әлеге вакытта басуларда химик утаулар башкарыла, чөнки яшь үсентеләрне һәртөрле чүп үләннәреннән ныклап саклауны тәэмин итү мөһим. «Илеш МТС» җәмгыяте уңганнары да бу эшне оешкан төстә беренчеләрдән башлап җибәрде.