Маяк
+21 °С
Болытлы
Авыл хуҗалыгы
30 Май 2023, 06:10

Югары продукция алу максатында

«Мир» җәмгыятенең Карабаш сөтчелек фермасы жәйге чорны тулысынча файдаланырга тырыша.

Югары продукция алу максатындаЮгары продукция алу максатында
Югары продукция алу максатында

Бүгенге көндә терлекчеләр малларны асрауның иң кулай чоры мөмкинлекләрен арзанлы һәм сыйфатлы терлекчелек продукциясе җитештерү өчен нәтиҗәле файдаланырга тырыша. Әлбәттә, җәйләүләрдәге сыерларның сөте артуы күзәтелә.

«Мир» җәмгыятенең Карабаш сөтчелек фермасы әлеге чорны тулысынча файдаланырга тырыша. Терлекчелек буенча  хуҗалык  токымлы маллар үстерүгә махсуслашып, эшне оешкан төстә алып бару нәтиҗәсендә районның гомум күрсәткеченә сизелерлек  өлеш кертә.

Карабаш товарлыклы-сөтчелек фермасында 337 баш савым сыеры асрала. Биредә ветеринария-санитария нормалары таләпләре нигезендә 64 баш бозау  тәрбияләнә. Шулай ук  көтүне яңарту максатында, таналар да әзерләнә. Малларны ясалма орлыкландыру да үз югарылыгында оештырылган. Бу җәһәттән малларны ясалма орлыкландыру технигы Гаяз Тимергазиев хезмәте белән үрнәкле.

-Биредә көндәлек 42 центнер сөт савып алынып, һәр сыердан уртача 16 кгнан артык туры килә. Продукцияне арттыру максатында һәр баш сыерга көн саен 6 кг исәбеннән фураж оны бирелә, алларыннан су өзелми. Шулай ук шушы көннәрдә  күпьеллык үләннәрдән яшел масса ашата башлау да планлаштырыла,  - дип эш барышы белән таныштырды ферма мөдире Әлфир Мәгъданов.

Автор:Лира Гареева
Читайте нас