

Җәмгыятьтә күпьеллык кәҗә үләне, люцерна кебек культуралар 286 гектар мәйданны били.
Авыл эшчәннәре печән хәзерләүне кызу тота. Хуш исле үләннәрне Олег Иванов һәм Булат Латыйпов комбайннарда чабып, Роберт Нурисламов пресслап, руллоннарга төрә. Механизатор көненә 80-100 төргәк ясый. Әзер рулоннарны төяү эше Әбүдәр Фәрраховка тапшырылган. Дамир Шәяхмәтов белән Мәгариф Хаҗиев “КамАЗ” автомашиналарында Йонны ферма территориясенә ташып тора. Бүгенгә хуҗалык буенча барлыгы 420 рулон печән хәзерләнгән.
-Быелгы һава шартларын исәпкә алганда, печән уш китәрлек түгел. Техникалар көйле эшли. Күмәк көч яу кайтара дигәндәй, бу эшләрне бердәмлек белән генә башкарып чыгарга мөмкин. Печән тезмәләрен әйләндерүдә, төргәкләргә төрүдә, ташуда, өюдә зур тырышлык салган механизаторлар дәртләнеп эшли. Мондый уңганнар булганда маллар азыксыз калмас, ә бу, үз чиратында, җитештерүчәнлекне арттыруга өмет һәм ышаныч бирә, - ди алар хакында җәмгыятьнең баш агрономы Марат Әдеһамов.
Сенаж салу да тиз темпта бара. «ДОН-680» мал азыгы комбайннарында Рәсим Камалов, Айдар Шәехов яшел массаны ура. Аны ташуга 1 «Т-150» тракторы, 4 «КамАЗ» автомашинасы тәгаенләнгән. Мирзәлиф Шәйхәлиев, Алмаз Ямалов, Фәнзил Камалов, Мәгариф Хаҗиев, Флүр Кашапов ташуда өлгерлек күрсәтә. Йонны фермасы янындагы базда Фликс Хәлимов белән Марат Бакиров технологияләрне дөрес кулланып, таптатып, тыгызлап тора. Һөнәрманнар тырышлыгы белән 380 тонна сенаж хәзерләнеп, базларга салынган.
Авыл эшчәннәрен кызыксындыру чаралары да каралган. Басуда эшләүчеләрне поварлар ике тапкыр кайнар аш белән сыйлый.
Мал азыгы запасын тулыландыруда силоска да зур урын биреләчәк. Шуңа кукуруз быел җәмгыять буенча барлыгы 542 гектарда чәчелгән. Яхшы уңышка ирешү өчен чәчүлекләрне гербицид белән эшкәрткәннәр.
Күренеп тора, хуҗалыкта мал азыгы хәзерләү эше оешкан төстә бара. Гомумән, терлекчелекнең киләчәген бүген басу уңганнары хәл итә. Малларны уңышлы кышлату өчен биредә бүгенге көндә бар чаралар да күрелә.
Лира Кәбирова.