Маяк
+22 °С
Яңгыр
Авыл хуҗалыгы
7 август 2023, 11:40

Уңганнар кулында - вымпел

Район буенча урак кампаниясе тулы көченә бара, кыр батырлары эстафетаны кабул итеп,  ярыш алдынгыларын билгеләү дәвам итә.  Чираттагы биш көнлеккә йомгаклар ясалып, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдар Нәбиев һәм хуҗалык җитәкчеләре игенчеләрне тәбрикләп, аларга акчалата премия һәм вымпел тапшырды.

Уңганнар кулында -  вымпелУңганнар кулында -  вымпел
Уңганнар кулында - вымпел

Район буенча урак кампаниясе тулы көченә бара, кыр батырлары эстафетаны кабул итеп,  ярыш алдынгыларын билгеләү дәвам итә.  Чираттагы биш көнлеккә йомгаклар ясалып, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдар Нәбиев һәм хуҗалык җитәкчеләре игенчеләрне тәбрикләп, аларга акчалата премия һәм вымпел тапшырды.

Нәтиҗәләргә килгәндә, “Иң яхшы комбайнчылар” исеменә “Игенче” крестьян-фермер хуҗалыгыннан кооперФлорит Газетдинов (“КЗС-10”),  “Урожай” токымчылык заводы җәмгыятеннән Инсаф Исламов (“Палесье КЗС - 3219”), чит ил комбайннары арасында  Азат Зарипов («Claas Tucano ») лаек булды.

“Иң яхшы үзйөрешле чапкыч операторы” номинациясендә - “Урожай” токымчылык заводы җәмгыятеннән Илмир Гәлимарданов («МакДон»), «Иң яхшы тагылмалы һәм япмалы чапкыч операторы» номинациясендә “Игенче” крестьян-фермер хуҗалыгыннан Илшат Кашапов («МТЗ-1221», «ЖБЗ-7») беренчелекне яулады. «Үзәк МТС” ДУАХП Илеш филиалыннан Наил Хафизов («КамАЗ») “Йөк ташу автомобиленең иң яхшы водителе” дип билгеләнде. 

Барлык хуҗалык уңганнары да үрнәклеләргә тиңләшеп, ярышта катнашу, алдынгы урында бару дәрте белән эшләсен иде.

Автор:Лира Гареева
Читайте нас