

«Урожай» токымчылык заводы» җәмгыяте – районда гына түгел, республикада танылган хуҗалыкларның берсе. Алар игенчелек һәм терлекчелек өлкәсендә елның-елында югары күрсәткечләргә ирешә, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге яңа технологияләрне киң куллана, заманча техника сатып алуга зур игътибар бүлә, иң мөһиме, эшчеләргә хезмәт хакы үз вакытында түләнә. Шулай булмыйча, хуҗалык белән булдыклы җитәкче, БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Айдар Мөхәрләмов җитәкчелек итә.
Дулкынланып утырган иген кырлары хуҗалык җитәкчелегенең, басучылык белгечләренең һәр участокта хезмәтне тиешенчә оештырганнарын, ә әгъзаларның кара тир түккәннәрен күрсәтә. Яхшы итеп эшкәртелгән мәйданнарга элиталы, югары репродукцияле орлыклар кертелгән. Җәй айларында үсемлекләрне чүп үләннәреннән һәм корткыч бөҗәкләрдән саклау эшләре алып бару нәтиҗәсендә, уңыш муллыгы белән сөендерә. Бүгенге көндә аны югалтуларсыз җыеп алу өчен хезмәтчәннәр бар тырышлыгын, тәҗрибәсен салып, алны-ялны белми эшли. Алар аяз көннең һәр минутын отышлы файдаланып калырга ашыгып, бар көчне уракка юнәлткән.