

Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган 25 август мәгълүматләренә караганда район буенча 49371 гектарда урып-җыю эшләре башкарылып, бу планга карата 86 проц. Гектар куәте уртача 16,4 центнер тәшкил итә. Һәрвакыттагыча, сөренте җир мәйданы күп булуга карамастан, районда гына түгел, республикада танылу алган «Урожай» токымчылык заводы җәмгыяте, шулай ук “Агыйдел”, “Мир” җәмгыятьләре, Д.Хәсәнов крестьян-фермер хуҗалыгы беренчеләрдән булып бөртеклеләрне урып-җыюны тәмамлады.
Куйбышев ис. кооператив эшчәннәре дә кояшлы көннең һәр секундын нәтиҗәле файдаланып, уракның финишенә якынлаша. Әйтергә кирәк, бүген басуларның һәр тарафында кызу эш кайный.