Маяк
+21 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
31 Августа 2023, 10:20

Бердәм тырышлык белән

Ел елга туры килми: былтыр авыл хуҗалыгында эшләүчеләр иген уңышын “көрәп” алса, быел табигать артык юмартлыгын күрсәтмәде.Ярый, табигатьнең үз кануннары: без аны үзгәртә алмыйбыз. Әмма быел бер яктан һава торышы аяк чалса, икенче яктан, ягулыкка хаклар арту игенчеләрне четерекле хәлгә куя. Әмма бүген төп бурыч – булганны югалтмый җыеп алу.

Бердәм тырышлык беләнБердәм тырышлык белән
Бердәм тырышлык белән

Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган 30 август мәгълүматләренә караганда район буенча 50556  гектарда урып-җыю эшләре башкарылып, бу планга карата 880проц. Гектар куәте уртача 16,4 центнер тәшкил итә. Һәрвакыттагыча, сөренте җир мәйданы күп булуга карамастан, районда гына түгел, республикада танылу алган «Урожай» токымчылык заводы җәмгыяте, шулай ук “Агыйдел”, “Мир” җәмгыятьләре, Д.Хәсәнов крестьян-фермер хуҗалыгы беренчеләрдән булып бөртеклеләрне урып-җыюны тәмамлады.

Куйбышев ис. кооператив эшчәннәре дә кояшлы көннең һәр секундын нәтиҗәле файдаланып, уракны сыйфатлы башкарып чыкты. Әлеге мөһим кампаниядә алты «Палессе» комбайны катнашкан.

Бөртеклеләр 4592 га тәшкил итеп, аның 1930-  язгы бодай, 2030– арпа, 132 – соя, 200 – борчак , 300 гектарын карабодай били.

 - Ел үзенчәлекле килде. Хәтта 2010 елны кабатлый дисәң дә була. Чөнки районда корылык, вакытында яңгыр булмады. Уртача гектар көче   20 центнер тәшкил итте. Быелгы ел өчен бу - яхшы күрсәткеч. Бөтен мөмкинлекләрне тулысынча кулланып, уракны сыйфатлы башкарып чыктык. Игенчеләр  көнгә ике тапкыр җылы аш белән тукландырылды. Тир түксәң, хезмәт хакы да яхшы чыга һәм ул үз вакытында бирелә. Механизаторлар сынатмый, үзара ярышып эшләде, - ди хуҗалыкның баш агрономы Искәндәр Авзалов. 

Әйе, игенчеләр ал-ялны белми, чәмләнеп тир түккән. Комбайнчылардан Василий Собарь уңганлык үрнәге күрсәтеп, үзе хезмәтләндергән “Палессе” комбайнында 14162 ц ашлык суктырган. Шундый ук “кыр корабы”на идарә итүче Илгиз Габдрахманов исәбендә - 13640 ц суктырылган ашлык. Данис Әзигамов, Рәмил Заһитов, Вячеслав Новиков, Айнур Йосыпов алардан азга гына калыша. Басулардан игеннәрне ындыр табагына “КамАЗ”  автомашиналары ташыган. Аларны хезмәтләндерүче водительләр Халит Рахманов, Рәсил Камалов, Ришат Рамазанов зур өлгерлек күрсәткән.

 «Чулпан» үзйөрешле чапкыч һәм «МТЗ-82» тракторына тагылган “Палессе-7” агрегаты белән игеннәрне тезмәләргә салучы Азат Гәрәевнең, Илнур Йосыповның хезмәте дә мактауга лаек.

 Игеннән бушаган басуларга комбайнчылар артыннан ук саламнар пресслау агрегатлары керә. Динар Хафизов бригадасы һәм  Вәдит Нигъмәтов саламнарны рулоннарга төрә. Рулоннар Югары һәм Түбән Череккүл фермалары янына ташылып, аларны Фәрит Шәйхетдинов, Азат Авзалов җайлап өеп тора.

  Биредә урып-җыю эшләре комплекслы алып барылган. Басуларда, уңыш җыйнау белән беррәттән, җир эшкәртү чаралары да башкарыла. «Джон-Дир» тракторына тагылган “Horsch Tiger” агрегаты һәм “Кировец-739”,     “К -700” тракторларында тәҗрибәле механизаторлар Әнфир Шәйморатов, Илгиз Габидуллин, Гилемҗан Мирхәйдәров җирләрне сөрә. Алар үзләренә йөкләтелгән әлеге бурычны зур җаваплылык белән үти. Әйткәндәй, агымдагы елда хуҗалыкта кышкы культураларны 400 гектар мәйданда чәчү планлаштырыла.

Түбән һәм Югары Череккүл авыллары ындыр табакларында келәтләр урак башланганчы ук  дезинфекцияләнеп, тазартылып, ашлыкны кабул итүгә әзерләнеп куелган. Ындыр табагы мөдирләре Рәзил Хуҗиәхмәтов белән Тәрҗимә Шәйсолтанова эшне үз югарылыгында оештырып, кайткан ашлык вакытында чистартыла һәм саклау урыннарына урнаштырыла. Машинистлар Рөстәм Гофранов, Филүс Миһранов, Рәсим Каюмов, водительләр Радмир Хуҗин, Илшат Фәтхетдинов үз эшләренә җаваплы карый. Әйтергә кирәк, кооператив яңа элиталы орлыкларны үрчетеп сатуны да оештыра.

  Менә шундый күләмле эшләр башкарып, һәр участокта өлгерлек, уңганлык күрсәтеп, районның гомум уңышына үзләренең лаеклы өлешен кертә Куйбышев ис. кооператив игенчеләре.

Лира Кәбирова.

Бердәм тырышлык белән
Бердәм тырышлык белән
Бердәм тырышлык белән
Бердәм тырышлык белән
Бердәм тырышлык белән
Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас