

XXII партсъезд ис. кооператив малларны кышлату чорына җитди әзерләнә
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тир түгүчеләрнең тик утырырга бер генә минуты да юк. Алар аяз көннең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланып калырга тырыша. Бу җәһәттән XXII партсъезд ис. кооперативта бөртеклеләрнең соңгы гектарлары суктырылып, кышлату чорына ныклы әзерлек оештырылып, мал азыгы запасын тулыландыру өчен бар мөмкинлекләр хәрәкәткә китерелгән. Һәр ферма янында матур итеп өеп куелган салам, печән рулоннары, технология нигезендә каплап куелган 2 баз сусыл азык – моңа ачык дәлил.
XХII партсъезд ис. кооператив эшчәннәре һәр шартлы баш малга 42-45 центнер азык берәмлеге хәзерләүне бурыч итеп куйган. Бу җәһәттән ел башыннан чәчү әйләнеше структурасына тиешле үзгәрешләр кертелеп, күп кырлы эшләр башкарылган. Кооператив буенча 156 т печән, 2214 т сенаж, 272 т салам хәзерләнгән. Силос салу да оешкан төстә алып барылып, ул Яңа Нәдер фермасында – 1670 т, Мари Мәнәвездә 1750 тонна тупланган.
Биредә кукуруз 220 гектарда мәйданда үстерелеп, кооператив уңганнары силос салуны төгәлләгән. Әлеге культураны агымдагы елда алынган “RSM F 1300” һәм “ДОН-680” мал азыгы уру комбайннарында тәҗрибәле механизаторлар Марсель Сәлимов белән Азамат Йосыпов туратып, төяп тора. Яшел масса Мари Мәнәвез һәм Яңа Нәдер сөтчелек фермалары янындагы базга ташылган. “КамАЗ” автомобильләрен хезмәтләндерүче водительләр Илгиз Гарипов, Илгиз Баязитов, Фәнүр Хәмзин, Алмаз Суфиянов, Барый Шәрәфисламов, Руслан Мөхәммәтшин, ”Т-150” һәм “МТЗ-82” тракторлары белән Евгений Андерьянов зур тырышлык күрсәткән.
-Эш көнозынына барып, көндәлек уртача 12шәр рейс ясадык, өзеклекләргә юл куймадык - ди ал-ялны белми юл чакрымнарын санаучы водительләр.
Салынган массаны тыгызлап, таптатып тору «К-700» тракторын хезмәтләндерүче тәҗрибәле механизаторлар Хәйдәр Латыйповка белән Айнур Әлләмиевка ышанып тапшырылган. Учетчылар Илшат Гыйбәдуллин, Рәмзил Сәетов (Яңа Нәдер фермасы), Алик Гайнуллин, Игорь Тимербаев исәпне төгәл алып, эш барышына көндәлек йомгак ясап барган, баш зоотехник Рәфит Ахунов сусыл азык туплауны контрольда тоткан.
- Кукуруз басулары гектарыннан 190-200 центнер яшел масса бирде. Барлык агротехник чаралар да төгәл үтәлсә дә, яңгырларның вакытында булмау сәбәпле, кукурузлар тиешенчә үсә алмады. Шулай булуга карамастан, егетләребезнең сынатмавы нәтиҗәсендә кышка мул азык запасы белән керәбез, – ди баш зоотехник Рәфит Ахунов.
Кыр батырларына ике тапкыр туклану оештырылып, поварлар Эльвира Сәгабиева белән Динара Сәгабиева пешерә.
Барлык эшләр белән беррәттән, туңга сөрү дә ырамлы бара. Бу җәһәттән Наил Габдуллин (“К-700), Файраз Әкрәметдиновның (“Т-150”) хезмәте мактауга лаек. Алар көндәлек 40-45 гектар мәйданда җир эшкәртә. Һәр эшне башкаруның үз вакыты бар икәнен хәтерләреннән чыгармаган партсъездлылар, киләсе елны кайгыртып 700 гектарда арыш чәчә. Аны Хәвис Сәфиев башкара.
Әйтергә кирәк, ферма ремонтына да ныклы игътибар бирелеп, Яңа Нәдер, Мари Мәнәвез сөтчелек фермаларынң сыер тораклары ремонтланган, стена-түшәмнәре агартылган, тирес түгү механизмнары төзекләндерелгән, дезинфекция үткәрелгән, гомумән, агымдагы елда кышлаячак 750 баш мөгезле эре терлек өчен биналар әзер. Бозау торакларында да күләмле эшләр башкарылып, территорияләр тазартылган.
Гомумән, кооперативта малларны уңышлы кышлату һәм мул продукция алу өчен җитәрлек азык запасы тупланган, тиешле шартлар булдырылган.