Маяк
+21 °С
Облачно
Авыл хуҗалыгы
5 Октября 2023, 10:45

Көнбагыш уңышы суктырыла

Район кырларында көзге урак дәвам итә. Белгечләр фикеренчә, һавада дымлылык сакланганда – бу көнбагышны урып-җыю өчен иң уңышлы чор. Механизаторлар бу вакытны, иртә таңнан кичке караңгыга кадәр эшләп, зур йөкләнеш белән файдаланырга тырыша. Агымдагы елда район буенча көнбагыш культурасы 2590 гектарда игелә. Бүген шул мәйданның 1970 гектардан артыгы суктырылды. Һәр гектардан уртача 22 центнер уңыш чыга.

Көнбагыш уңышы суктырылаКөнбагыш уңышы суктырыла
Көнбагыш уңышы суктырыла

«Үзәк МТС» ДУАХП Илеш филиалында суктыруга 6 «Нью- Холланд», 2 «Челленджер» комбайннары җәлеп ителгән.

Предприятиедә көнбагыш хәтсез еллар игелә. Чәчү мәйданнары елдан-ел арта бара. Быел әлеге культура 1700 гектардан артык мәйданда чәчелгән. Бүгенге көнгә 1100 гектарда 1970 тоннадан артык тулай көнбагыш суктырылган.

– Комбайнчылар көнбагыш суктыруда ун көн чамасы эшли, – дип сөйли бүлекчә агрономы Ринат Зыязетдинов. – Алар беренче көннән үк алган югары темпны киметмичә, нәтиҗәле эш күрсәтә. Культураның уңышы сөендерә –районныкыннан калышмый дияргә була – уртача 20 центнер тәшкил итә. Көннәр яхшы торганда, сыйфатлы бөртекләрне амбарларга ташу максатында тырышабыз, - ди.

Көнбагыш басулары бөртеклеләр кебек сары алтын булып тормый. Каралыгы өлгергәнлек турында сөйли. Кыр кораблары плантацияләр буйлап хәрәкәт итеп, кара уңышны суктырып, үзләре артыннан коры сабаклар гына калдыра. Бер генә минутны да югалтмыйча, бункерлардан уңыш орлыкларын Ишкар һәм Лаяшты ындыр табакларына 6 “КамАЗ”, 2 “МАЗ” ташый. Әйтергә кирәк, биредә көнбагышның югары уңыш бирә торган Амис, Новамис, ЛГ-55 иртә гибрид сортлары игелә. Алардан шулай ук югары сыйфатлы май сыгыла.

Ындыр табагында ”МТЗ-82” тракторында Сөләйман Әхмәтҗанов, Фәнис Сәфиуллин, Фидан Гатауллин, “JCB” төяүгечтә Рәүзәт Нурмөхәммәтов өеп, “Илеш элеваторы” җәмгыятенә озатырга төяп тора. Эшчеләр Гүзәл Шакирова, Юля Шакирова, Ирина Ханова, Лиана Әнәсова кара уңышны өергә ярдәм итә.

Предприятие басуларында бер үк вакытта җирләр туңга сөрелә, дисклана.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

Көнбагыш уңышы суктырыла
Көнбагыш уңышы суктырыла
Көнбагыш уңышы суктырыла
Көнбагыш уңышы суктырыла
Көнбагыш уңышы суктырыла
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас