Маяк
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 октябрь 2023, 11:00

Эшләре дә көйле, яллары да күңелле

М.Гәрәев ис. кооперативта авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен тантаналы билгеләп үттеләр. Әйтергә кирәк, соңгы бишьеллыкта төптән үзгәреш кичергән хужалыкта бик күп яхшы традицияләр барлыкка килә. Моның башында Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, кооператив рәисе Илгизәр Хәмидуллин тора. Бай тәҗрибәле җитәкче кыска вакытта халык ышанычын, ихтирамын яулап, авылны, хуҗалыкны тергезүгә фидакарь хезмәт сала. Аның эш принцибы - хуҗалыкның һәм хезмәт коллективының иминлеге, бүгенге көн һәм авыл халкының күп буыннары киләчәге бәйле булган хезмәт кешеләренә хөрмәт. Соңгы вакытта территориядә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен билгеләү традициягә әйләнде. Быелгысы да матур, күңелле үтте.

Эшләре дә көйле, яллары да күңелле
Эшләре дә көйле, яллары да күңелле

Чарада район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдар Нәбиев катнашып, биредә җыелучыларны тәбрикләп, киләчәктә уңышлар теләде.

-М.Гәрәев ис. кооператив - район икътисадын алга алып баручы хуҗалыкларның берсе. Биредә терлекчелек, басучылык тармаклары үз югарылыгында бара. Елның-елында техникаларны алыштырабыз. Быел гына да 65 миллион сумга якын сатып алдык. Мондый хуҗалыклар районда берничә генә. Әлбәттә, уңышлар артында кооперативның тырыш хезмәтчәннәре тора. Киләчәктә дә куелган планнарны тормышка ашырып, исән-имин эшләргә язсын, - диде ул.

Кооператив рәисе И.Хәмидуллин кыскача тармак эшчәнлегенә, уңышларына нәтиҗә ясады. Аның билгеләвенчә, 2023 елны хуҗалык яхшы күрсәткечләр белән тәмамлый. Терлекчелек продукциясе көн дә артып бара. Җәен көн саен 12 тонна сөт сатылган. Бүгенге көндә бу сан ике тоннага кимрәк булса да, ул көннән-көн күтәрелә. Тармакта савучылар, терлекчеләр тырыш хезмәт күрсәтә. Иләкшиде, Төйлегән, Бишкурай фермаларында мул продукция җитештерелә. Киләчәктә Бишкурайда таналар гына асрауны планлаштыралар, бирегә бозаулар да тупланачак. Фермалард а шартлар булдырылган. Төйлегәндә савучылар Зинфира Гәрәева, Зөһрә Солтанова, аларны алыштыручылар Радик Китапов, Ләйсән Акмөхәммәтова көндәлек 6 тонна сөт савуга ирешә. Иләкшидедә Ләйсән Ямаева, Фәнүсә Дәүләтова, Марина Ильясова, Екатерина Әһадуллина яхшы күрсәткечләр белән килә. Терлекчеләр Илгиз Маннанов, Салават Әминев, Илмир Бәдертдинов, Фина Гаскәрова, Әнүзә Сәетова,  Дамир Латыйпов, Фнүн Зарипов, Рәмил Латыйпов, механизаторлар Рәсүл Солтангәрәев, Зәбир Мусин, Илүс Мусин, Ришат Моратов, Данил Нурлыгаянов, Рәфил Кәлимуллин һ.б. хезмәте мактауга лаек.

Басучылык тармагы да рентабельле эшли. Хуҗалыкның барлыгы 5500 гектар сөренте җире булып, бодай, арпа, солы, карабодай, соя культураларының иң отышлы сортларын гына чәчәләр. Быел корылык булу сәбәпле, ашлыкның һәр гектарыннан 18 ц уңыш туплаганнар. Гомум вал – 48 мең (узган елда - 114 мең т) тонна тәшкил итә. Комбайнчылар Рәфис Дәүләтов, Раил Сәлихов, Урал Хәмидуллин, Фнүн Зарипов, Рәсүл Сәетов бишесе ашлыкны югалтуларсыз җыйнаган. Комбайннар яңа, куәтле. Һәрберсе алты ел гына эшләгән. Водитель Радик Яхин берүзе “КамАЗ”да 20 мең тонна ашлык ташуга ирешкән. Шулай ук Наил Галимханов, Тимерхан Галиәхмәтов, Раил Сәлихов, Зәбир Мусин, Илүс Мусин, Ирек  Гәрәев, Рәсүл Солтангәрәев хезмәте мактауга лаек.

Илгизәр Кыягап улы үз чыгышында урта звено кадрлары, баш белгечләр, бухгалтерия хезмәткәрләренең эшчәнлегенә дә югары бәя бирде. Һәрбарчасына рәхмәт әйтте. Изге теләкләргә Бишкурай авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Ильвир Хәмидуллин да кушылып, һәрбарчасына уңышлар теләде.

Чарада бертөркем алдынгылар кооперативның премияләренә лаек булды. Эретепябыштыручы Әлфир Харисов һәм механизатор Сәмигуллин тырышлык күрсәткән. Мал азыгы хәзерләүдә Ленир Илүс Мусин район авыл хуҗалыгы идарәсенең Почет грамотасы белән бүләкләнде.

Бәйрәмне Башкортстанның һәм Татарстанның талантлы эстрада җырчылары, якташларыбыз, Айдар һәм Алмаз Юнысовларның күңелле, дәртле чыгышлары тагы да күркәмләндерде. Биредә һәркем биеде, кушылып җырлады, күңелле ял итте.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.


 



Эшләре дә көйле, яллары да күңелле
Эшләре дә көйле, яллары да күңелле
Эшләре дә көйле, яллары да күңелле
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: