+7 °С
Болытлы
Басу-кырларда эш тәмамланды. Техника да эштән туктап язга кадәр тын алып тора. Машина һәм тракторлар, чәчкеч һәм тырмалар көздән чистартылып, ремонтланып кышка саклау урыннарына куела. Белгечләр техниканы тиешле таләпләр буенча кышкы саклауга кую – ярты ремонтка тиң, дип белдерә.
Кичә “Мир” җәмгыяте базасында үткән киңәшмә техниканы кышкы саклауга куюга багышланды. Анда агросәнәгать комплексы предприятиеләре инженерлары, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашты.