Маяк
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 ноябрь 2023, 11:50

Кышлатуга әзерлек белән керде

Мал торакларына үз вакытында тиешенчә ремонт эшләре башкарылып, территорияләр тирестән тазартылган, стеналар агартып, буялган, тирес чыгару механизмы  яңартылган һ.б.

Кышлатуга әзерлек белән керде
Кышлатуга әзерлек белән керде

Куйбышев ис. кооператив  малларны кышлатуга ныклы әзерлек белән керде. Елына күрә салам, печән җәйдән үк ферма янына өелеп, силос, сенаж базларга салынды. Мал торакларына үз вакытында тиешенчә ремонт эшләре башкарылып, территорияләр тирестән тазартылган, стеналар агартып, буялган, тирес чыгару механизмы  яңартылган һ.б.

Бүгенге көндә хуҗалыкның Югары Череккүл фермасында 800 баш мөгезле эре терлек асрала. Шуларның  550 – савым сыеры. Кооператив сөт тапшыру буенча районда алдынгылыкта бара. Бүген хуҗалык буенча 154 ц сөт савып алынып, шуның 141 ц әлеге комплекска туры килә. Көн саен майлылыгы 3,9 проц. белән 137 ц продукция  реализацияләнә.

Бүген ферма эшчәннәренең иң зур омтылышы – кышлатуны мөмкин кадәр уңышлы үткәрү һәм малларның продуктлылыгын эзмә-эзлекле арттыра бару, аларны төрле чирләрдән, өзлегүләрдән саклау. Шуңа да ашату технологиясенең төгәл үтәлүен, малларның вакытында эчерелүен һәм саф һавада йөртелүен, исәпнең дөрес алып барылуын баш зоотехник Алик Гыйләҗев һәрдаим контрольдә тота.

Кышлатуга әзерлек белән керде
Кышлатуга әзерлек белән керде
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: