Маяк
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 декабрь 2023, 11:00

Нәтиҗәле эш хөрмәткә лаек

Районнан Куйбышев ис. кооператив “Нәсел һәм товар терлекчелеген үстерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен” конкурсында катнашып, “Алтын көз” Русия агросәнәгать күргәзмәсе Дипломына һәм көмеш медаленә лаек булды.

Нәтиҗәле эш хөрмәткә лаек
Нәтиҗәле эш хөрмәткә лаек

Агымдагы елның октябрь башында Мәскәү шәһәрендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган XXV «Алтын көз-2023» Русия агросәнәгать күргәзмәсе үткәрелде. Анда катнашучылар традицион рәвештә агросәнәгать комплексы казанышларын тәкъдим итте. Районнан Куйбышев ис. кооператив “Нәсел һәм товар терлекчелеген үстерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен” конкурсында катнашып, “Алтын көз” Русия агросәнәгать күргәзмәсе Дипломына һәм көмеш медаленә лаек булды.

Куйбышевлылар һәр тармакта яхшы күрсәткечләргә ирешә. Уңышлар артында хуҗалык җитәкчесенең, баш белгечләрнең, хезмәтчәннәрнең кулга-кул тотынып эшләве, тырышлыгы ята. Кооператив белән 11 ел дәвамында тырыш хезмәт күрсәтеп, оста җитәкчелек итүче рәис Вадим Авзаловның терлекчелек тармагында да, игенчелектә дә горурланып сөйләрлек уңышлары бар. Соңгы елларда фермалар, атап әйткәндә, Югары Череккүлдәгесе яңа технология буенча заманча төс алды.

Соңгы өч елда Югары Череккүлдә ике сөт комплексы төзелде. Биредә «Afimilk» Израиль җиһазы урнаштырылып, система автомат рәвештә һәр сыерның хәлен күзәтеп тора, моның өчен малларның аягына датчик беркетелгән. Моннан тыш, саву залында һәр саву станогының электр үткәрүчәнлеген һәм сөтнең күрсәткечләрен билгели торган мини лаборатория урнаштырылган. Алар буенча ветеринария табиблары һәм тармакның башка белгечләре авыруларны иртә стадияләрдә билгели һәм клиник күренешләр килеп чыкканчы, алдан чаралар күрә. Система шулай ук орлыкландыру вакытын, һәр сыердан сөт күләмен билгели, аксым, май һәм углевод күрсәткечләрен дә үлчи.

Кооператив малларны кышлатуга ныклы әзерлек белән керде. Елына күрә салам, печән җәйдән үк ферма янына өелеп, силос, сенаж базларга салынды. Мал торакларына үз вакытында тиешенчә ремонт эшләре башкарылып, территорияләр тирестән тазартылган, стеналар агартып, буялган, тирес чыгару механизмы яңартылган һ.б.

Бүгенге көндә хуҗалыкның Югары Череккүл фермасында 800 баш мөгезле эре терлек асрала. Шуларның 550се – савым сыеры. Кооператив сөт тапшыру буенча районда алдынгылыкта бара. Бүген хуҗалык буенча 154 ц сөт савып алынып, шуның 141 ц әлеге комплекска туры килә. Көн саен майлылыгы 3,9 проц. белән137 ц продукция реализацияләнә.

Бүген ферма эшчәннәренең иң зур омтылышы – кышлатуны мөмкин кадәр уңышлы үткәрү һәм малларның продуктлылыгын эзмә-эзлекле арттыра бару, аларны төрле чирләрдән, өзлегүләрдән саклау. Шуңа да ашату технологиясенең төгәл үтәлүен, малларның вакытында эчерелүен һәм саф һавада йөртелүен, исәпнең дөрес алып барылуын баш зоотехник Алик Гыйләҗев һәрдаим контрольдә тота.

-Малларга тәүлегенә 6,5 кг фураж, 3 кг шрот, силос, сенаж, печән, акбур, тоз катнаштырып бирелә. Саламнарны Данис Әдеһәмов ваклап торса, катнашазыкны Хәлил Корчагин, Әнфир Шәморатов төйи, Рәмил Зарипов, Илнур Йосыпов миксерда бутый, малларга үзвакытында тарата, Мансаф Даянов он белән тәэмин итә. Шулай итеп, катнашазык Югары Череккүлдә буталып, әзерләнә, Түбән Череккүл фермасына Марсель Гаянов ташый. Терлекчеләрнең эш вакыты иртәнге биштән башлана һәм соңга кадәр дәвам итә, - ди баш белгеч.

Фермаларны механикалаштыру юнәлешендә башкарылган эш никадәр күләмле булмасын, аның ахыр нәтиҗәсендә терлекчеләрнең роле хәлиткеч булып кала. Комплекста үз эшенең чын осталары, теләсә нинди катлаулы шартларда да хезмәтләрен җиренә җиткереп башкаручы фидакарь терлекчеләр аз түгел. Биредә 5 савучы эшли. Зирина Әхмәтова, Алия Мөхәммәтҗанова, Гөлназ Әхмәрова, Гүзәл Авзалова, Венера Гарипова үз бурычларын зур тырышлык белән башкара. Алар һәр сыердан көндәлек 24 кг сөт савып алуга ирешә.

Кооперативның управляющие Ленар Гомәровның тиешенчә эшне оештыра белүе, һәр мәсьәләне дөрес хәл итүе нәтиҗәсендә коллектив алга куелган планнарны үтәүгә ирешә. Малларны ясалма орлыкландыру технигы Шамил Мөхәммәтҗанов, баш ветеринария табибы Наил Әхмәтов, ветеринария фельдшеры Руслан Разов һөнәрләренә җаваплы карап, профилактик чараларны вакытында үткәрә. Сыер саву механизмнары көйле эшли. Аны хезмәтләндерүче оператор-компрессор Айнур Хөббетдинов үз бурычын намус белән үти.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.




Нәтиҗәле эш хөрмәткә лаек
Нәтиҗәле эш хөрмәткә лаек
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: