+12 °С
Болытлы
Терлекчелек тармагы өчен үтә җаваплы – кышлату чоры. М.Гәрәев ис. кооператив бу җәһәттән аңа ныклы әзерлек белән керде. Салам, силос, сенаж, печән җәйдән үк ферма янына тупланып, һәр шартлы баш малга 38 центнер азык берәмлеге туры килә. Шуңа да биредә мал азыгы терлекләр алдыннан тәүлек әйләнәсенә өзелми. Бишкурай һәм Иләкшиде фермаларында мал торакларына үз вакытында тиешенчә ремонт эшләре башкарылып, территорияләр тирестән тазартылган, стеналар агартып, буялган, тирес чыгару механизмы яңартылган, һ.б.