+12 °С
Болытлы
Аның төркемендә 58 баш яшь үрчем исәпләнә. Ә.Сәитова хезмәтен яратып, бар күңелен салып башкаруы нәтиҗәсендә яхшы күрсәткечләргә ирешә – узган елда көндәлек 872 грамм тәүлеклек артым алды. Моңа ул малларны вакытында тиешле рацион нигезендә ашату, яхшы тәрбия бирү нәтиҗәсендә ирешә.
-Мал карау - җиңел түгел. Әгәр үз эшеңне яратсаң, аңа җаваплы карасаң, авырлыклар куркытмый, - ди тәҗрибәле бозау караучы.