Әлбәттә, монда җир кадерен белгән авыл уңганнарының фидакарь хезмәте ята. Сез рәсемдә күргән (сулдан уңга) механизаторлар, абыйлы-энеле Илшат һәм Фларис Кашаповлар – менә шундыйлардан. Алар Ватан алдындагы изге бурычларын үтәп кайткач, туган колхозларында хезмәт юлын башлый һәм әлегәчә тырышып эшли.
Илшат Рәис улы 30 елга якын хезмәт стажына ия булып, үзе хезмәтләндергән «МТЗ 12.21» тракторы белән язгы чәчүдә, химик утауда, урыпҗыюда ак тив катнаша. Тыныч холыклы, һәрвакыт ярдәмгә әзер торучы алдынгы механизаторны иптәшләре дә хөрмәт итә.
Фларис Рәис улы хуҗалыкның ныклы таянычы булып, һәр мөһим кампанияда өлгерлек күрсәтә. Ул үз техникасын “МТЗ82” тракторын һәрвакыт төзек тотарга тырыша, ватылса, тиз арада ремонтлап, бер тоткарлыксыз эшләтә.
Узган елда абыйлы-энеле Кашаповлар урак вакытында игеннәрне тезмәләргә салуны зур җаваплылык белән башкарган. Шулай ук алар хуҗалыкта склад төзүдә фидакарь хезмәт сала.