XXII партсъезд ис. кооперативның механизаторлары Илнар Сәгабиев, Азамат Йосыпов, водитель Руслан Мөхәммәтшин үз эшләренең осталары.
Илнар Фәнүс улы армия сафларыннан әйләнеп кайткач, кооперативта механизатор буларак хезмәт юлын башлый. Тырыш егет урып-җыю чорында “Палессе” комбайны белән басуларны иңләсә, язын, кышын “МТЗ82” тракторын хезмәтләндерә.
Руслан Радик улы хуҗалыкта водитель булып эшли. Узган елның урак чорында “КамАЗ” автомашинасы белән 1170 тонна ашлык ташып, барлыгы 56000 тонна километр эш башкарган ул.
Азамат Ринат улы да мактаулылар рәтендә. Үзенә ышанып тапшырылган “ДОН680”, “Палессе” комбайннарын, “МТЗ12.21” тракторын һәрвакыт төзек тота. Һәр мөһим кампаниядә өлгерлек күрсәтә, данлы исеменә тап төшерми авыл уңганы.