Маяк
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 февраль , 11:00

Алар - хуҗалык таянычы

Авыл хуҗалыгы тармагы үзенең бар гомерен туган төбәгенә бәйләгән уңган механизаторлар һәм терлекчеләрнең тырыш хезмәтенә таяна. “Мир” җәмгыятендә мал караучы Фаат МИҢНЕХАНОВ белән механизатор Нәзһәт ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ нәкъ шундыйлардан.

Алар - хуҗалык таянычы
Алар - хуҗалык таянычы

Фаат Миңнеханов1985 елда Карабаш урта мәктәбен тәмамлап, армия сафларында хезмәт итә. Чит якларга зур акчалар эзләп чыгып китмичә, кайтып туган хуҗалыгына эшкә урнаша. Уңган хезмәткәр терлекчелек тармагын үз итеп, Карабаш товарлыклы-сөтчелек комплексында 1988 елдан алып тир түгә. Эш урынында һәрвакыт тәртип хөкем сөрә. Маллар рационын баетуга, аларны туя ашатуга зур игътибар бирә. Шул рәвешле, продукция арттыруга булышлык итә.

Гаиләсе аңа - ныклы терәк. Тормыш иптәше Ләйсән авылда балалар бакчасында повар булып эшли, бер ул, бер кыз тәрбиялиләр.

Нәзһәт Гыйльметдинов коллективка 2000 елда кушылды. Аңа кадәр ул үзен берничә һөнәрдә сынап карарга өлгерә. Чиләбе өлкәсендә милиция органнарында хезмәт сала, куркыныч һәм мактаулы һөнәр – шахтер була. Бүгенге көндә исә хуҗалыкта үзенә ышанып тапшырылган “МТЗ-82” тракторын ватылуларсыз хезмәтләндерә.

Ел әйләнәсенә хезмәткәребез техникасы белән терлекләргә азык хәзерләүдә катнаша. Кышын азык таратса, язын, җәен, көзен печән чабуда, салам ташуда, пресслауда өлгерлек күрсәтә. Коллективта абруйлы ул. Аның тәҗрибәсе башкаларга үрнәк булып тора.

Альбина һәм Нәзһәт Гыйльметдиновлар ике кыз тәрбияләп үстерә.

Руслан СӘЕТОВ, “Мир” җәмгыятенең икътисадчысы.

Алар - хуҗалык таянычы
Алар - хуҗалык таянычы
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: