+12 °С
Болытлы
Ул Ватан алдындагы изге бурычын үтәп кайткач, туган хуҗалыгында хезмәт юлын башлый һәм әлегәчә тырышып эшли.
Хезмәт энергиясе ташып торган тырыш водитель үз бурычын төгәл һәм вакытында башкара. Эшләгән дәверендә үзен намуслы хезмәткәр итеп танытты, техникасын һәрвакыт төзек һәм чиста йөртә. Әйткәндәй, Венер «ГАЗ-53» машинасы белән чәчү, урып-җыю чорында өлгерлек күрсәтә, өзеклекләргә юл куймый.
Гаиләсе белән дә бәхетле Венер Зиннәтулла улы. Тормыш иптәше Глүсә белән Кужбахты авылында күркәм йорт салып керделәр. Тату гаилә уллары Айнурны тәрбияләп үстерде, күптән түгел гөрләтеп туй ясап олы тормыш юлына чыгардылар.
Рәйсә МӨХӘММӘТҖАНОВА, бухгалтер.