Маяк
+7 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 апрель , 10:15

Эш киеренкелеге арта бара

Терлекчелектә иң киеренке һәм җаваплы чорларның берсе – мал кышлату тәмамлана. Тармакның эш нәтиҗәләре – савымнар, артымнар, яшь маллар саны шушы чор йомгакларына бәйле. Терлекчеләр алдына салкын чорда да маллардан мул продукция җитештерү бурычы куела. Әлбәттә, тармакта эш җиңелләрдән түгел.

Эш киеренкелеге арта бара
Эш киеренкелеге арта бара

“Агыйдел” җәмгыятенең Сүлте фермасында исәпләнүче 634 баш мөгезле эре терлекнең 397се - савым сыерлары, 35 баш үгез, 121 баш тана, 65 баш бозаулар. Савучылар көненә 3 тонна сөт җитештерә. Бүгенге көндә бер сыердан 15 килограмм сөт савуга ирешәләр.

- Коллективта эшләүче терлекчеләр һәм савучылар алны-ялны белми эшли. Ике торакта савылган сөт сөтүткәргечләр аша сөт цехына җыела. Салкыннар булганда да көндәлек режимда эшләдек. Гадәттән тыш хәлләргә юл куелмады. Терлекчеләр дә, операторлар да үз эшләрен белеп башкара, - ди җәмгыятьнең баш зоотехнигы Рөстәм Акмалов. - Җәйге чорда фермаларда косметик ремонт ясалды. Терлек азыгы да җитәрлек. Рацион буенча бер сыерга көненә 15 килограмм исәбеннән сенаж, силос, печән һәм монокалий фосфат, премикс, сода, акбур, шрот буталып, монокорм бирелә. Катнашазык амбарда склад мөдире Рәсим Бакиров һәм тегермәнче Резеда Мөхәммәтова тырышлыгы белән әзерләнә. Тракторчы Зәбир Гаязов «МТЗ-82» тракторында азыкларны төйи, тарата, тирес түгә, Рәзиф Хурамшин «Триплекс» азык тарату техникасында сенаж, силос, печәнне бутап, малларга тарата. Сыерларның баш санын таналар исәбенә арттырабыз. Машина белән сыер саву операторлары һәм мал караучыларның намуслы хезмәте, сөт җитештерүне механикалаштыру һәм автоматлаштыру аркасында коллектив куелган бурычны үтәр,- дигән ышаныч белдерә ул.

Тәҗрибәле савучылар Алиса Хәйретдинова, Таһир Галимов, Гөлфинә Габдракипова, Ирина Баязитова, Эльмира Кашапова һ.б. ярдәмендә сөт җитештерү көннән-көн арта бара.

Сөт саву җиһазларын, вакуумнарны, автоматиканы хезмәтләндерүче Эльнар Гафиятовка да җитәкчелек тарафыннан бары тик мактау сүзләре җиткерелә.

Савучыларны эш урынына «УАЗ» автомашинасында шофер Рәзиф Юнысов өлгертеп йөртә. Аңа бозаулар торагына сөт ташу, шулай ук ферманың электр җиһазларын төзек хәлдә тоту да йөкләтелгән.

Таналар бүгенге көндә бозаулап беткән, үрчемнәрнең хәлләре яхшы. Яшьтән артык булганнарны терлекче Риф Шәйхетдинов карый. Тырыш хезмәткәр узган елда агросәнәгать комплексы системасындагы күпьеллык һәм намуслы хезмәте өчен Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасына лаек була.

Таналар тәрбияләүдән тыш, 60 баш үгез карап үстереп, аларны сатудан җәмгыять кассасын тулыландыруга гаять зур өлешен кертә ул.

Бүгенге көнгә биредә 65 баш бозау тәрбияләнә. Исән-сау булсыннар өчен, аларны бозау караучы Рима Хафизова яхшы тәрбияли. Һәркайсына сөт эчерергә, рационына печән һәм башка кушылмаларны вакытында кертергә, үзләрен ничек хис итүләрен күзәтеп торырга кирәк. Бу эштә аеруча игътибарлы, хәстәрлекле, төгәл булганда гына яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Бозаулаган таналарны тәрбияләүдә Рөстәм Хәйретдинов тырышлык күрсәтә. Ул шулай ук ТСН операторы буларак та эшли.

Фермада малларны ясалма орлыкландыру үз югарылыгында оештырылган. Техник Рәмзил Хәбиров үз эшенә җаваплы карый, сыерларны 100 проц. каплатуга ирешә, төгәл учет алып бара. Моннан тыш, Йонны фермасында да бер сыерлар торагында малларны ясалма орлыкландыра.

Ветеринария эшкәртүләр, прививкалар планлы рәвештә үткәрелә. Ветеринария табибы Салават Гыйльванов малларда авырулар таралуга юл куймый.

Әйтергә кирәк, Янтуганда өч төркемгә бүленгән 173 бозау асрала. Аларны терлекче Хәлим Усманов карый. Фидакарь хезмәт салучы авыл уңганы терлекләргә Сүлтедән китерелгән азыкны ат белән таратып чыга.

Көннәр җылынгач та, терлекчеләрнең эш киеренкелеге кимеми, киресенчә, арта гына. Эшчеләрнең үсеш өчен кирәкле потенциалы һәм, иң мөһиме, эшләү һәм югарырак күрсәткечләргә ирешү теләге бар.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА. Гөлнур ХӘЛИМУЛЛИНА фотолары.



Эш киеренкелеге арта бара
Эш киеренкелеге арта бара
Эш киеренкелеге арта бара
Эш киеренкелеге арта бара
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: