Маяк
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
24 апрель , 10:10

Урожайлылар кулында — вымпел

Районыбыз басуларында язгы кыр эшләре оешкан төстә бара. «Урожай» токымчылык заводы» җәмгыяте механизаторларының һәр елдагыча сынатырга исәпләре юк. 

Урожайлылар кулында — вымпел
Урожайлылар кулында — вымпел

Хуҗалык уңганнары язгы кыр эшләренә күңелен биреп, көн-төн дими, ике сменада  тырышлык салып эшли. Шуңа күрә ярыш алдынгылары сафын җитәкли дә алар. Чәчүдә һәм җир эшкәртүдә алар беренче урында килә. Чәчүдә механизаторлар Илмир Фәхрисламов Массей Фергюсон тракторында 175 гектарда, Азамат Мөхәметдинов “МТЗ-1221” тракторында 141 гектарда яңа уңышка нигез салып,  вымпел иясе  булдылар. Шулай ук культивацияләүдә урожайлы Таһир Нуретдинов үзе хезмәтләндергән “К-744” тракторында 108 гектар мәйданда эш башкарды. Х  уҗалык уңганы Илнур Мирзаянов та алдынгы позицияне били. Ул «МТЗ-1221» тракторында 112 гектар мәйданда җир кәтүкләде.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдар Нәбиев басу уңганнарын тәбрикләп, вымпел тапшырды. Җәмгыять директор Айдар Мөхәрләмов акчалата премия белән бүләкләде.

Ильфира НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Урожайлылар кулында — вымпел
Урожайлылар кулында — вымпел
Урожайлылар кулында — вымпел
Урожайлылар кулында — вымпел
Урожайлылар кулында — вымпел
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: