Җиңүчеләрнең исемнәре түбәндәгечә билгеләнде:
*Азамат Мөхәммәтдинов, «Урожай» токымчылык заводы җәмгыятенең МТЗ-1221 “Вальтер” тракторында 504 гектар мәйданда язгы культуралар чәчте.
* Флорис Шәйбаков, «Илеш МТС»ның К-739 тракторында 650 гектар җир эшкәртте.
* Таһир Нуретдинов, «Урожай» токымчылык заводы җәмгыятенең К-744 тракторында 746 гектарны эшкәртеп, культивацияләүдә беренчелекне биләде.
* Илнур Мирзаянов, «Урожай» токымчылык заводы җәмгыятенең МТЗ-1221 тракторында кәтүкләүдә беренче урынны алып, 928 гектар җирне эшкәртте.
Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Нәбиев җиңүчеләрне бүләкләде. Ул аларга вымпеллар һәм акчалата премияләр тапшырды.