Маяк
+22 °С
Яңгыр
Авыл хуҗалыгы
2 Май 2024, 06:30

Игенчеләр җиң сызганды

Моңарчы кыр өстендә тургайлар җыры гына ишетелсә, хәзер бу тавышка техника гөрелтесе дә кушылды - көннәр бераз җылыту белән районның авыл хуҗалыкларында язгы басу эшләре старт алып, уңышлы дәвам итә. Бүгенге көндә күпьеллык үләннәр, кышкы культуралар тукландырыла, дым каплатыла.

Игенчеләр җиң сызгандыИгенчеләр җиң сызганды
Игенчеләр җиң сызганды

М.Горький исемендәге кооператив хезмәтчәннәре - Сеңрән һәм Кадер бригадалары әлеге мөһим кампанияга яхшы әзерлек белән килеп, аны ырамлы гына башлап җибәрде. Биредә дым каплату, кышкы, күпьеллык культураларны өстәмә тукландыру, тырмату тәмамланган, алар комплекслы алып барылган. Шулай ук ындыр табакларында чәчү орлыкларын агулау үз югарылыгында оештырылган.

Кооператив буенча 686 гектарны биләгән арышны өстәмә тукландыруны тәҗрибәле механизаторлар Мулланур Галин «МТЗ- 1221» тракторында зур җаваплылык белән башкарган. Уңган механизатор Ильяс Кәримов («МТЗ-82») тракторына тагылган тырма агрегаты белән күпьеллык үләннәрне тырматкан.

Дым каплату да уңышлы башкарылып, Рәсүл Фәрхетдинов («МТЗ-12.21»), Нәҗип Сәлихов («ХТЗ- 150»), Фирдәвис Мөхәммәтов («К-700»), Флүз Ялалов («Т-150»), Гаяз Таймасов («МТЗ-12.21»), Эдик Седулов («Т-150»)  өлгерлек күрсәткән. Алар һәрберсе көненә 35-40 гектар мәйданда җир эшкәрткән.

-Чәчү вакыты безнең өчен олы сынау, уңышка нигез салу вакыты. Эшне оешкан төстә башлап җибәрдек. Күңелләребез күтәренке, барлык хезмәт шартлары булдырылган. Һава шартлары да уңай килеп, безгә тырышып эшләргә инде”,- ди бар гомерен шушы кооперативка багышлаган Флүз Ялалов.

Агымдагы елда хуҗалыкта бодай – 1497, арпа – 361, борчак – 234, карабодай – 200, кукуруз – 440, берьеллык үлән 542 гектарда һ.б. культуралар чәчү планлаштырыла. Кооператив җитәкчелеге һәм баш белгечләр яңа уңышны мул җыеп алуны күзаллап, яңа төр сортлар белән дә эш итә.

Хуҗалыкның игенчеләре чәчүне дә бердәм булып, күңел күтәренкелеге белән әлеге чарага кереште.

-Язгы кыр эшләренә көздән үк әзерлек алып барылды, - ди кооператив рәисе Мансур Әхмәтов. Ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар җитәрлек күләмдә тупланды. Хез- мәткәрләребез тырыш, хезмәтләрен җиренә җиткереп башкаралар. Шуны да билгеләү мөһим: кыр эшләренең беренче көннәреннән үк үзара ярыш оештыруга, җитештерүчәнле хезмәт салу өчен тиешле шартлар тудыру хәстәрлеге күрелә, шулай ук көненә ике тапкыр ашату оештырыла. Киләчәктә мул уңыш җыеп алырга язсын инде.

Әйе, авыл кешесе өчен иң җаваплы чор - елны туйдырырлык көннәр башланды. Җирдә эшләүдән тәм тапкан чын игенче-механизаторлар бу сәгатьләр җитүен алдан ук көтеп алдылар. Авыр, мәшәкатьле, тузанлы эш булса да, икмәк игүдән, азык-төлек муллыгы булдырудан да игелеклерәк, саваплырак хезмәт табылырмы? Башкарган эшләре уң булсын, һава шартлары уңай килеп, басулардан мул уңыш җыеп алырга язсын.

Лира КӘБИРОВА. Гөлнур ХӘЛИМУЛЛИНА фотолары.

Игенчеләр җиң сызганды
Игенчеләр җиң сызганды
Игенчеләр җиң сызганды
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас