Маяк
+21 °С
Болытлы
Авыл хуҗалыгы
10 Май 2024, 05:30

Мул уңышка исәп тотып

Авыл хуҗалыгында иң җаваплы чорга аяк бастык. Басуларда - трактор гөрелтесе. Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары, агымдагы елда мул уңышка исәп тотып, кыр эшләрендә сынатмый. Игенчеләр бар тырышлыкларын чәчүгә юнәлтеп, басуларда намуслы хезмәт күрсәтә. Алар көннең һәр сәгатен нәтиҗәле файдалана, мөһим кампанияне тиешле агротехник срокларда башкарып чыгу өчен бар көчен сала.

Мул уңышка исәп тотыпМул уңышка исәп тотып
Мул уңышка исәп тотып

“Игенче” крестьян-фермер хуҗалыклары игенчеләре быел язгы кыр эшләренә җитди әзерләнде. Биредә көне түгел, хәтта сәгате ел туйдыра торган вакыт отышлы файдаланыла. Без барганда хуҗалыкта соңгы бөртеклеләр буразнага салына иде. Җитештерү куәтен елдан-ел арттыра баручы хуҗалыкның 3130 гектар сөренте җире исәпләнә. Әйтергә кирәк, мөһим  кампанияләрне үз көчләре белән башкару өчен хуҗалыкта җитәрлек техника тупланган – берәр “К-700”, “К-701”, өч “Т-150”, дүрт “МТЗ–82”, бер «МТЗ-12.21» тракторлары, чәчү, җир эшкәртү агрегатлары, берәр “КамАЗ”, «ЗИЛ-554», дүрт “ГАЗ-53” автомашиналары бар.

Чәчүгә килгәндә, 960 гектар мәйданда - сабан бодае, 775 га арпа җир куенына  салынган. Аларны “К-700”, “Т-150”, «МТЗ-12.21» һәм «МТЗ-82» тракторларын хезмәтләндерүче механиза- торлар Фларит Газетдинов, Шәмсеәхмәт Сәгабиев, Альберт Сәгабиев, Илшат Кашапов, Фларис Кашапов башкарган. Чәчүчеләр Зәниф Хафизов, Рәзил Шәехов, Флүн Әзһәров, Рәмзил Насретдинов, абыйлы-энеле Алмаз һәм Азат Миңнемуллиннар аларга ярдәмләшкән. Культивацияләү уңган механизаторлар Мурад Ганиев (“Т-150”) белән Илдус Гайсинга (“К-701”) ышанып тапшырылган. Кәтүкләүдә тырыш механизаторлар Илфак Гыйльванов, Рүзил Әзһәров  өлгерлек күрсәткән.

Орлыкны, минераль ашламаларны водительләр Рәмил Иргалин, Нәкыйп Садыйков, Венер Галиуллин, Илдар Асылбаев өзеклекләргә юл куймыйча ташып торган. Башкорт аграр-технология колледжы талиблары Альберт Мостафин, Рамир Камалов, Рифат Мөхәммәтҗанов биредә практика уза. Егетләр чәчүдә катнашуларына сөенә:

-Бөтен табигать күркәмләнә барган мәлдә басуда эшләр кайнавы, тракторлар  гөрелтесе аерым ямь тудыра. Эшләр яхшы оештырылгач, күңелләр үсеп китә. Аяз көннең һәр сәгате, минуты исәпле, вакытында башкарырга ашыгабыз. Алдыбызга алган бурычларны үтәп чыгарбыз, дип ышанабыз, - ди алар.

Хуҗалык буенча минераль ашлама җитәрлек күләмдә кайтарылган. Җитәкчелек бу җаваплы чорда, өзеклекләр булмасын өчен, бар шартларны булдырырга тырышкан Илне туйдыручы игенчеләрне тукландыру, ремонт өчен эретеп-ябыштыру хезмәте, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителеш эш урыннарында - басуларда оештырылган. Эретеп ябыштыручы Рәсүл Мәрһамов, ягулык белән тәэмин итүче Рәмил Хәбибов кырдагыларга һәрчак ярдәмгә килергә әзер.

Орлыкларны агулауда ындыр табагы мөдире Илнур Шәяхмәтов җитәкчелегендә эшчеләр Дамир Сәфиуллин, Фәнүс Хуҗин, Зәниф Хафизов лаеклы өлеш керткән. Ике тапкыр тукландыру оештырылган, кыр батырларына повар Люба Мөхәммәтҗанова тәмле ашлар пешереп сыйлаган.

- Егетләр тырыш, һәркайсы үзеннән таләп ителгәнне яхшы аңлап, күңелен салып эшли, – ди хуҗалык җитәкчесе Рәмил Ганиев. - Мөһим агротехник алымнар төгәл үтәлеп, бөртеклеләрне чәчүне шушы көннәрдә тәмамлыйбыз, бераздан соң 730 гектар мәйданда карабодайга нигез салыначак, һава торышының гына уңай булуы кирәк.

Сабан тургайлары сайравына техника гөрелтесе дә кушылып, игенчеләр көне елны туйдырыр мәлдә олы җаваплылык тоеп эшли. Тырышлыклары көзен келәтләрдә буралар тулылыгы белән аклансын, дип телибез.

Лира ГӘРӘЕВА.

Гөлнур ХӘЛИМУЛЛИНА фотолары.

Мул уңышка исәп тотып
Мул уңышка исәп тотып
Мул уңышка исәп тотып
Мул уңышка исәп тотып
Мул уңышка исәп тотып
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас