Маяк
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 Май , 10:30

Вымпел – алдынгыларда

Район басуларында язгы мөһим кампания – яңа уңышка нигез салудәвам итә. «Урожай» токымчылык заводы» җәмгыяте механизаторлары язгы кыр эшләрен тәмамлап өлгерде инде. Узган биш көнлектәге йомгаклар буенча алдынгылар сафын иң булдыклылар җитәкли.

Вымпел – алдынгыларда
Вымпел – алдынгыларда

Һәр елдагыча, традициягә тугры калып, урожайлылар беренчелекне кулдан ычкындырмый. Шуңа күрә чәчүдә һәм җир эшкәртүдә алар атна саен вымпел ияләре булды.

Кыр батыры, 33 ел хезмәт юлын авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган механизатор, БР Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Азамат Мөхәметдинов, һичшиксез, мактауга лаек. Ул үзе хезмәтләндергән “МТЗ-1221”тракторында 504 гектарда яңа уңышка нигез салып, вымпел иясе булды. 2013 елда Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасы, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтайның Дипломы белән бүләкләнүе тырыш хезмәтенә лаеклы бәһа. Авыл тормышын сайлаган игенче гомер юлдашы белән күркәм гаилә корып, яраткан эше, шәхси тормышы белән бәхетле булып яши туган җирендә.

Шулай ук культивацияләүдә урожайлы Таһир Нуртдинов үзе карап йөрткән “К-744” тракторында 746 гектар мәйданда эш башкарды. Биредә берел эшләвенә карамастан, тырышлык үрнәге күрсәтә. Әлеге хуҗалык уңганы Илнур Мирзаянов та сыната торганнардан түгел. Ул «МТЗ-1221» тракторында 928 гектар мәйдан җир кәтүкләде. Башкорт аграр-технология колледжы студент-практиканты Илнур яшь булуына карамастан, тәҗрибәле механизаторлардан бер дә калышмый, остазларын уздырып, тырышып эшли.

“Илеш МТС” җәмгыяте алдынгысы да вымпел алуга иреште. Флорис Шәйбәков “К-739” тракторын һәрчак төзек йөртә, шуңа күрә дә 620 гектар мәйданда чәчү эше башкарып, алдынгы позициягә чыкты.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдар Нәбиев басу уңганнарына – вымпел, җәмгыять директор Айдар Мөхәрләмов акчалата премия тапшырды.

Ильфира НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Вымпел – алдынгыларда
Вымпел – алдынгыларда
Вымпел – алдынгыларда
Вымпел – алдынгыларда
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: