Маяк
+21 °С
Болытлы
Авыл хуҗалыгы
16 Май 2024, 07:15

Мул уңышка йөз тотып

Чәчү алдынгылары атна саен билгеләнеп килә. Дүрт номинация буенча бәя бирелеп, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдар Нәбиев җирне эшкәртүдә һәм кәтүкләүдә катнашучыларны, шулай ук чәчү комплексларында һәм СЗП агрегатларында эшләүчеләрне бүләкләде.

Мул уңышка йөз тотыпМул уңышка йөз тотып
Мул уңышка йөз тотып

Чираттагы ике бишкөнлек нәтиҗәләре буенча «Урожай» токымчылык заводы җәмгыяте, «Мир» җәмгыяте, «Үзәк МТС” ДУАХП Илеш филиалы, XXII партсъезд ис. кооператив механизаторлары вымпел ияләре булды.

Җиңүчеләрнең исемнәре:

- беренче бишкөнлектә Рәмис ГаББаСоВ («Үзәк МТС” ДУАХП Илеш филиалы) 825 гектар мәйданда язгы культуралар чәчкән; азамат ВәлИуллИН (“Мир” җәмгыяте) 708 гектар мәйданда җир эшкәрткән;

- икенче бишкөнлектә басу уңганы Наил ГаБДуллИН (XXII партсъезд ис. кооператив ) 929 гектарда яңа уңышка нигез салса, Салават ГаБДРахМаНоВ (“Мир” җәмгыяте) 883 га җирдә чәчү эше башкарган.

Ике бишкөнлектә дә Таһир НуРеТДИНоВ («Урожай» токымчылык заводы җәмгыяте) культивацияләүдә һәм шушы ук хуҗалыктан Илнур МИРЗаяНоВ кәтүкләү эшен башкаруда алдынгылыкны җитәкләде.

Ильфира НИГЪМӘТУЛЛИНА.

Мул уңышка йөз тотып
Мул уңышка йөз тотып
Мул уңышка йөз тотып
Мул уңышка йөз тотып
Мул уңышка йөз тотып
Мул уңышка йөз тотып
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас