Маяк
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
20 Май , 18:50

Мөмкинлекләр тулы файдаланыла

Җәй - терлекчеләр өчен иң нәтиҗәле вакыт. Яшел, сусыл үләннәр савымны арттырырга ярдәм итә.

Мөмкинлекләр тулы файдаланыла
Мөмкинлекләр тулы файдаланыла

Җәй - терлекчеләр өчен иң нәтиҗәле вакыт. Яшел, сусыл үләннәр савымны арттырырга ярдәм итә. Кышкы чорга караганда аның үзкыйммәте дә  күпкә түбән килеп чыга. Бүгенге көндә районыбызда продукция җитештерү буенча  "Урожай" токымчылык заводы җәмгыяте, Куйбышев ис., М.Гәрәев ис. кооперативлар, “Урал” хуҗалыгы алдынгылар рәтендә бара.

«Урал» җәмгыятенең Рсай сөтчелек фермасы әлеге чорны тулысынча файдаланырга тырыша. Терлекчелек буенча  хуҗалык  токымлы маллар үстерүгә махсуслашып, эшне оешкан төстә алып бару нәтиҗәсендә районның гомум күрсәткеченә сизелерлек  өлеш кертә.

Рсай товарлыклы-сөтчелек фермасында 450 баш савым сыеры асрала. Бозаулар ветеринария-санитария нормалары таләпләре нигезендә тәрбияләнә. Шулай ук  көтүне яңарту максатында, таналар да әзерләнә.

Автор:Лира Гареева
Читайте нас: