Маяк
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 Май , 15:45

Бердәм хезмәт - нәтиҗәле

Җәй - терлекчеләр өчен иң нәтиҗәле вакыт. Яшел, сусыл үләннәр савымны арттырырга ярдәм итә. Кышкы чорга караганда аның үзкыйммәте дә күпкә түбән килепчыга. Бүгенге көндә районыбызда продукция җитештерү буенча «Урожай» токымчылык заводы» җәмгыяте, Куйбышев ис., М.Гәрәев ис. кооперативлар, “Урал” хуҗалыгы алдынгылар рәтендә бара.

Бердәм хезмәт - нәтиҗәле
Бердәм хезмәт - нәтиҗәле

Районның агросәнәгать предприятиеләрендә 7172 баш мөгезле эре терлек асрала, ел башыннан алып, алардан тулаем 215мең 411 центнер сөт савып алынган, һәр сыердан көненә уртача 20,8 килограммнанартык сөт савыла.

«Урал» җәмгыятенең Рсай сөтчелек фермасыәлеге чорны тулысынча файдаланырга тырыша. Терлекчелек буенча хуҗалык токымлы маллар үстерүгә махсуслашып, эшне оешкан төстә алып бару нәтиҗәсендә районның гомум күрсәткеченә сизелерлек өлеш кертә.

Рсай товарлыклы-сөтчелек фермасында 450 баш савым сыеры асрала. Бозаулар ветеринария-санитария нормалары таләпләре нигезендә тәрбияләнә. Шулай ук көтүне яңарту максатында, таналар да әзерләнә. Малларны ясалма орлыкландыру да үз югарылыгында оештырылган. Бу җәһәттән, малларны ясалма орлыкландыру техниклары Ринат Сәетов белән Ринат Мортазин хезмәтләре белән үрнәкле.

-Биредә көндәлек 921 центнер сөт савып алынып, һәр сыердан уртача 21 кгнан артык туры килә. Продукцияне арттыру максатында һәр баш сыерга көн саен 8 кг исәбеннән фураж оны бирелә, алларыннан су өзелми. Шулай ук шушы көннәрдә күпьеллык үләннәрдән яшел масса ашата башлауда планлаштырыла, - дипэш барышы белән таныштырды ферма мөдире Мирсәлих Кәримов.

Биредә сөтнең сыйфаты – югары. Моңа, әлбәттә, савучыларның үз бурычларына җаваплы караулары, мал рационын баланслау, сыер саву аппаратларын чиста тотулары нәтиҗәсендә ирешелә. Учетчы Айгөл Хөсәенова исәпне төгәл алып барып, үз бурычын намус белән үти.

Биредә 11 савучы үзара ярышып эшли, аларның уңганлыгы аркасында күрсәткечләр яхшыра. Тәҗрибәле савучылар Венера Шәйхлисламова, Флүсә Хаҗиева, Зөлфә Сакапова, Рәдис Гыйльманов алдынгылар сафында.

-Хуҗалыкта 30 ел эшлимен. Үз бурычымны зур җаваплылык белән башкарырга тырышам. Хуҗалык тарафыннан уңай шартлар булдырылган, вакытында хезмәт хакы бирелә. Җәмгыять директоры Елена Ибраһимова хезмәт кешесенең кадерен белә. Өстәвенә, Украинадагы махсус хәрби операциядәге егетләребезгә даими ярдәм итеп тора, - ди алдынгы савучы, махсус хәрби операциядә катнашучы яугир әнисе Флүсә Хаҗиева. “1994 елда җәмгыятьтәбозау караучы булыпхезмәт юлымны башладым. Арытаба сыер савучыбулып күчтем. Һөнәремне яратып башкарам. Хезмәттәшләр белән үзара тату эшлибез, җитәкчелектарафыннан да һәрвакытярдәм тоябыз”, - ди тәҗрибәле савучы ВенераШәйхлисламова.Бозау караучылар Айсылу Харрасова, НаиләШәйхлисламова яхшы тәрбия – уңыш нигезе икәнлеген аңлап, үз бурычын җиренә җиткереп башкара.

Мул продукция - сыерларга яхшы тәрбия бирү,аларны туя ашату нәтиҗәсе. Көтүче Азат Харрасов терлекләрне игътибар үзәгендә тота, үз вазифасын җаваплы башкара. Маллар тәүлек әйләнәсендә электр көтүлектә йөртелеп, ике тапкыр савыла.

Гомумән, терлекчелек тармагын үстерү юнәлешендә максатлы эш алып бара - продукция сыйфатына, азык базасына, тәрбия мәсьәләләренә ныклы игътибар бирә ураллылар.

Лира ГӘРӘЕВА.

Бердәм хезмәт - нәтиҗәле
Бердәм хезмәт - нәтиҗәле
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: