Маяк
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 Май , 10:50

Чәчү эшләре тәмамлануга таба

Районыбыз кырларында чәчү эшләре ахырына якынлаша.

Чәчү эшләре тәмамлануга таба
Чәчү эшләре тәмамлануга таба

22 майга 68572 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарылган, бу планның 89 процетын тәшкил итә. "Урожай" токымчылык заводы, Р.Мусин исемендәге җәмгыятьләрдә, "Маяк" кооперативында сабан ашлыклары культураларын чәчү уңышлы тәмамланды.
Районда сабан ашлыклар һәм  бөртекле-кузаклы культуралар чәчү - 84, ә 8 хуҗалыкта 100 процентка башкарылды.
Шул ук вакытта аграрийлар көнбагыш, чечевица, җитен, люпин, соя һәм вика чәчәләр. Һава шартлары уңай булыр һәм аграрийларыбызга зыян китермәс дип өметләнәбез.

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең тырыш хезмәте яхшы нәтиҗәләргә китерер дип ышанабыз. Чәчү эшләренең калган өлешендә аларга уңышлар телибез!

Чыганак

Чәчү эшләре тәмамлануга таба
Чәчү эшләре тәмамлануга таба
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: