Хәзерге вакытта планлаштырылган 76,9 мең гектар җирнең 94 проценты чәчелде. Сабан-бөртекле культураларын чәчү төгәлләнде. Хәзер механизаторлар силоска кукуруз һәм көнбагыш чәчүне дәвам итәләр.
Кайбер хуҗалыкларда, мәсәлән, «Агыйдел», «Маяк», «Урал», «Урожай» токымчылык заводы, Илеш МТС һәм Р. Мусин исемендәге җәмгыятьләрдә һәм М.Гәрәев исемендәге кооперативта чәчү эшләре тәмамланды. Шул ук вакытта «Урожай» токымчылык заводы һәм «Үзәк» МТС җәмгыятьләрендә, «Игенче» һәм Г.Гайнетдинов ис. крестьян-фермер хуҗалыкларында химик утауга керештеләр.